Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Мөэмин-Каратай клубы капиталь ремонттан соң

Узып баручы ел мөэминкаратайлылар күңелендә авылда мәдәният йортына "яңа сулыш өрелү", ягъни капиталь ремонт ясалу белән истә калыр. - Без бу ремонтны күптән көттек. Район җитәкчелегенә һәрвакыт шул үтенечне җиткерә килдек. Ниһаять, биш-алты елдан соң безне ишеттеләр, - ди авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова. Чыннан да, ел башында авылларда уздырылучы...

Узып баручы ел мөэминкаратайлылар күңелендә авылда мәдәният йортына "яңа сулыш өрелү", ягъни капиталь ремонт ясалу белән истә калыр.
- Без бу ремонтны күптән көттек. Район җитәкчелегенә һәрвакыт шул үтенечне җиткерә килдек. Ниһаять, биш-алты елдан соң безне ишеттеләр, - ди авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова.
Чыннан да, ел башында авылларда уздырылучы җыенда да алар тарафыннан "Клубка ремонт кирәк иде" дигән үтенечне берничә тапкыр ишетергә туры килгәләде. Мәдәният йорты - авылдашларны бергә җыеп, берләштереп торучы урын бит.
Мөэмин-Каратай клубы 1992 елда ачылган. Аның директоры Халидә апа Шиһапова әйтүенчә, шушы ике дистә елдан артык вакыт эчендә клуб капиталь ремонт дигәнне күрмәгән.
- Ел саен косметик ремонтны ясап тордык анысы. Ләкин иске зур тәрәзә рамын ничек кенә "ямаштырсаң" да, җил барыбер өрә инде, салкын кереп интектерде, - дип сөйли Халидә апа.
Бу турыда тулырак язманы "Заман сулышы" газетының чәршәмбе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев