Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Муниципаль районда үзара салым кертү буенча 18 ноябрьдә референдум узачак

Аның нәрсә икәнен аңлатып тору кирәкмидер, үзара салымның авыл җирлеге вәкаләтләренә керә торган авыл җирлегендәге проблема-борчуларны чишү өчен халыктан бер тапкыр җыеп алына торган акча икәнен барысы да белә. Татарстан Хөкүмәте бу салымның һәр сумын 4 тапкыр арттырып, өстәмә финанслый.

Әлеге средстволар ярдәмендә районыбыз авыллары төзекләндерелә, урамнарга юллар ясала, урам яктырткычлары монтажлауга, зиратларны чистартуга һәм башка файдалы, төгәл максатларга тотыла.

Һәр авыл җирлеге үзара салымның күпме суммада җыярга икәнен авыл җыеннарында, очрашуларда хәл итә һәм аны нинди максатларга тотарга икәнен дә сөйләшәләр. Халыкка референдум көнне исә сайлау участогына килеп, “әйе” яки “юк” дияргә генә кала.

* Үзара салым акчасы дүрт мәртәбә артып, җирлеккә кайтуы – бик уңай күренеш һәм авыл өчен зур ярдәм, - ди Куакбаш авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова. – Безнең Куакбаш җирлегенә өч авыл карый: Сходнево-Чертанлы, Чүте, Куакбаш. Һәр авылда да үзара салым җыела, җирлектә нинди эшләр башкарырга икәнен бергәләп сөйләшәбез, хәл итәбез. Күп эшләр башкарылды, урамнар ясалды. Куакбашта ел саен бер каптаж ремонтлыйбыз шушы средстволарга. Шулай ук бер өлешен кыш көне юлларны кардан чистартуга тотабыз. Чертанлы халкы юл сорый, анысы да әкренләп хәл ителер, дип уйлыйм. Үзара салым күләме – 200 сум. Узган ел салымнан студентлар һәм I – II группа физик мөмкинлеге чиклеләрне азат иттек, быел исә студентлар гына азат ителде, - ди Рушания Рафиковна.

Йортта да тәртип булганын яратабыз һәм ул уртак тырышлык белән генә барлыкка килә. Шулай булгач, авылларыбыз территориясе тәртиптә, төзек булып торсын өчен бергәләп тырышыйк.

Розалия Мостафина

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/zkrab.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X