Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Әниләр хөрмәтенә бәйрәм

Шәһәребез Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм булды. Анда район һәм шәһәрдә яшәүче, төрле оешма-предприятиеләрдә эшләүче ана дигән горур исемгә лаеклылар җыелды. Аларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тәбрик итте. Әниләргә рәхмәт әйтеп, исәнлек, бәхет теләде. Күп балалы ана - Гүзәл Орловага "Ана даны" медале тапшырды. Соңгы ике ел...

Шәһәребез Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган бәйрәм булды.


Анда район һәм шәһәрдә яшәүче, төрле оешма-предприятиеләрдә эшләүче ана дигән горур исемгә лаеклылар җыелды. Аларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк тәбрик итте. Әниләргә рәхмәт әйтеп, исәнлек, бәхет теләде. Күп балалы ана - Гүзәл Орловага "Ана даны" медале тапшырды.

Соңгы ике ел эчендә игезәк бала табып, аларны үстерүче әниләрне сәхнәгә чакырып, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе тарафыннан оештырган "Әнигә видеохөрмәт" бәйгесендә җиңүчеләрне котлап, аларга акчалата сертификат тапшырылды.
Шулай ук бәйрәмгә Сарабиккол авылында яшәүче күп балалы Разыя апа Камалетдинова да килгән иде. Алар ире Мөхәммәтшәриф белән 10 бала - 7 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Әлеге гаилә оешуга киләсе елда 60 ел тула икән. Әлеге герой-ана егерме ел эчендә ун балага тормыш бүләк иткән, бүгенге көндә бөтененесе дә исән-сау. Үзе дә, ире дә гомер буе колхозда эшләгән.
-Бала үстерү авырлыкларын оныттым да инде, алар бер-берсен карады. Бүгенге көндә бер зур гаилә без - 10 балам, 22 оныгым һәм 8 оныкчыгым бар, - ди ул горурлык хисләре белән.
Рамил Габитов, "Нур" дуэты, "Пируэт", "Империя" хореография төркемнәре һәм башка үзешчән сәнгать артистлары залда утыручы әниләр хөрмәтенә җыр-биюләрен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день матери