Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Очучы кешеләр", урам театры, татар эстрадасы җырчылары һәм Мәскәү кунагы - 30 августка бәйрәм программасы

30 августта Республика көне, Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан шәһәребездә бәйрәм чаралары була.


 Бәйрәм программасы 

                                                                                                    
“Яшьлек” стадионы.
9.00 – городки уены буенча шәһәр беренчелеге.

Нефть монументы.
13.00 – “Татнефть – тормыш энергиясе”, балалар һәм яшүсмерләр арасында сәнгатьле укучылар конкурсы. “Гринта”дан экологик акция. Лениногорск рәссамы-нефтьчесе Евгений Завитневич күргәзмәсе.

Ленин проспекты.
13.30 – балалар өчен уен мәйданчыгы. Музыкаль эскәмия (гитарада җырлау). Декоратив-кулланма иҗат буенча мастер-класс. Викторина.

“Балерина” фонтаны.
13.30 – әдәби фестиваль. “Безнең нефть төбәге” шигырьләр конкурсына нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне тәбрикләү. Әдәби чатыр. “Чишмә” берләшмәсе шагыйрьләре һәм язучылары чыгышы. Балалар музыка мәктәбе укытучылары концерты. Шәһәр рәссамнары күргәзмәсе. Шулай ук Туган якны өйрәнү музееннан күргәзмә.

Түбән сулык.
13.30 – пляж волейболы буенча шәһәр беренчелеге. ГТО фестивале. “Яшел фитнес”. Скандинавия йөреше буенча марафон. Яшьләр арасында бию-батл.

Горький исемендәге ял паркы.
14.00 – рәсем конкурсы. Мастер-класс. Аквагрим. “Триколор” акциясе.

 Түбән сулык амфитеатры.
14.00 – халык коллективлары концерты. “Балкыш” республика фестивале лауреатлары чыгышы. Шәһәр ветераннарының халык иҗаты күргәзмәсе.
14.30 – “Очучы кешеләр” – флайбордистлар.
18.00 – Лениногорскиның үзешчән сәнгать артистлары чыгышы.
20.00 -  флайбордистлар чыгышы.
20.00 – мультфильм  һәм “Афоня” кинофильмы. 12+

Тукай урамы (Гагарин урамыннан Чайковскийга кадәр).
15.00 – 19.00 – шәһәр нефть промышленностенең махсус техникалары күргәзмәсе.

“Юбилейный” паркы.
15.00 – Самара урам театры чыгышы. Балалар өчен анимация программасы.
15.00 – стритбол буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар (УДМС һәм “ТаграС-РемСервис” командалары).
16.00 – Лениногорск артистлары: Александр Цыганов, Людмила Михайлова, Раил Гиззатуллин, Ләйсән Шәмсуарова, Эльвина Гадельшина чыгышлары.
17.00 – Казаннан килгән “ZAKARIA” яшьләр фольклор төркеме чыгышы.
17.40 – эстрада җырчылары: Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов концерты.
20.00 – Мәскәүдән  Mia Boyka чыгышы.
21.00 – бәйрәм салюты.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев