Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Пляжларда су керү тыела

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пляжда коронавирус белән зарарлану куркынычы турында кисәтте.

Казан халкына җәмәгать пляжларында коенырга ярамый, чөнки коронавирус әле дә сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Бу хакта Казанның оператив штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков искә төшерде.

«Шәһәрдә [Казанда] яшәүчеләр арасында коронавирус инфекциясе таралу очрагы актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра, өстәвенә, бу тыелган», — дип искә төшерде Жаворонков.

Татарстанда массакүләм ял итү урыннарына бару тыела, чөнки республика «коронавирус» чикләүләрен бетерүнең өченче этабына чыкмаган. Бу кагыйдәне бозган өчен Лаешта пляжда ял итүчеләргә штраф салынды.

Элегрәк эксперт пляжда коронавирус йоктыру куркынычы барлыгын искә төшергән иде. 

Лениногорск шәһәрендә коену сезоны рәсми рәвештә ачылмаган. Шулай да, пляжда халык шактый күп. Яңа вирус су аша күчмәсә дә, аның һава-тамчы юллары аша узуын онытырга ярамый. Шуңа күрә,  социаль дистанцияне саклау бик мөһим.

https://tatar-inform.tatar/news/health/13-07-2020/kazanny-s-lam-tlek-saklau-idar-se-plyazhlarda-su-koenu-tyelganlygyn-isk-rt-5756339

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев