Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Районыбызның Керкәле Тукмагы авылы тарихы китабы тәкъдим ителде (фоторепортаж)

Лениногорск районы Тукмак авылы турында "Хәтәр җилләр эзсез калмас" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды. Китапны шушы авылда туып үскән, фронтовик-шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, күп кенә китаплар авторы Касыйм Тәхау язган. Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә узган кичәгә Керкәле, Тукмак авылларында туып-үсеп, хәзер читкә таралганнар, шушы авыл язмышына...

Лениногорск районы Тукмак авылы турында "Хәтәр җилләр эзсез калмас" дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.


Китапны шушы авылда туып үскән, фронтовик-шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, күп кенә китаплар авторы Касыйм Тәхау язган.

Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә узган кичәгә Керкәле, Тукмак авылларында туып-үсеп, хәзер читкә таралганнар, шушы авыл язмышына битараф булмаганнар җыелды.

Чараны алып баручы, китапханә хезмәткәре Тәслимә Рәфыйкова китап эчтәлеге белән таныштырды. Китапта исемнәре телгә алынган кайбер якташлар үзләре дә катнашты, чыгыш ясадылар.

Тукмак авылына 1922 елның язында бер төркем гаилә Керкәледән күченеп килә. Шуннан авыл үсә, колач җәя. Авыл исеме Тукмак чишмә белән бәйле.

Кичәдә җылы төстә, истәлекләр белән бүлешеп, күптән күрешмәгән авылдашлар белән очрашып бер тында узып китте.

Кичә турында тулырак "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукмак Китап