Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Ризаэтдин Фәхретдиновны искә алу

Ризаэтдин Фәхретдиновны искә алу чараларында безнекеләр дә катнашты. Әлмәт районының Кичүчат авылында "Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт" дип аталган конференция оештырылды. Анда Лениногорскидан да делегация катнашты. Танылган дин әһеле һәм галим Р. Фәхретдиновның 155 еллыгына багышланган фәнни-дини чара дин әһелләрен, мөгаллимнәрне, галимнәрне һәм җирле хакимият вәкилләрен җыйды. Алар арасында...

Ризаэтдин Фәхретдиновны искә алу чараларында безнекеләр дә катнашты.


Әлмәт районының Кичүчат авылында "Ризаэтдин Фәхретдин: рухият, мәдәният һәм мәгърифәт" дип аталган конференция оештырылды. Анда Лениногорскидан да делегация катнашты.

Танылган дин әһеле һәм галим Р. Фәхретдиновның 155 еллыгына багышланган фәнни-дини чара дин әһелләрен, мөгаллимнәрне, галимнәрне һәм җирле хакимият вәкилләрен җыйды. Алар арасында татар халкының күренекле шәхесләре һәм галимнәре Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Фаяз Хуҗин бар иде. Чарада нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм катнашты.

Чара Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Коръән укып, дога әйтүе белән башланып китте. Хәзрәт белән бергә барча катнашучылар галим рухына дога кылдылар.
Конференцияне оештыручы, Р.Фәхретдинов мемориаль музее директоры Диләрә Галләмова ике атна элек Уфада булулары хакында әйтеп, анда җылы каршы алулары өчен Мөхәммәт хәзрәткә рәхмәтен белдерде.

Конференциянең икенче өлешендә төрле секцияләргә бүленеп, җирлекнең дини тормышы тарихы, Р.Фәхретдиновның рухи мирасы белән таныштылар.
Шулай ук фәнни чарада катнашучылар Кичүчат авылы мәчетендә һәм Р.Фәхретдинов музеенда булдылар,дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев