Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

"Сатурн-Урал" хуҗалыгында иң күп азык берәмлеге әзерләнгән (ФОТОЛАР)

"Сатурн-Урал" хуҗалыгы (Сарабиккол) хезмәтчәннәре районда иң уңганы булып чыкты, чөнки биредә бер баш малга 13 центнер азык берәмлеге тупланган, район буенча уртача 7,5 центнер тирәсендә тирбәлә. Хәзерге вакытта хуҗалыкның 2 мең 800 тонна сенажы, 185 тонна печәне бар (авт. мәгълүматлар 23 июньгә). Кырда Әмир абый Мостафин эшли. Ул инде 30...

"Сатурн-Урал" хуҗалыгы (Сарабиккол) хезмәтчәннәре районда иң уңганы булып чыкты, чөнки биредә бер баш малга 13 центнер азык берәмлеге тупланган, район буенча уртача 7,5 центнер тирәсендә тирбәлә. Хәзерге вакытта хуҗалыкның 2 мең 800 тонна сенажы, 185 тонна печәне бар (авт. мәгълүматлар 23 июньгә).
Кырда Әмир абый Мостафин эшли. Ул инде 30 елдан артык туган авылында көч куя. Һәр ел фасылында эшен намус белән, җир эшен яратып башкара.
- Быел печән шулкадәр яхшы, йорттагы хуҗалыкка әзерләргә вакыт та юк, иртәдән-кичкә кадәр кырда. Киләсе елга булса гына инде, чөнки пенсиягә чыгарга вакытым җитә, - ди.
Әмир абый "МТЗ-80" тракторына тырмалау һәм әйләндерү өчен тагылган җайланма белән (грабли ворошилка диләр) трактор чапкан печәнне әйләндерә, теземнәргә салып куя. Эше күп иде әле, чөнки бер зур кырны трактор чабып киткән иде. Аннан соң әлеге теземнәрдән икенче трактор барабанга җыеп, түгәрәкләр ясап чыгара.
Әмир абый озак тоткарланмады, тракторына утырып эшен дәвам итәргә китте, кабина ишеге ачык, үзенчә "кондиционер" ясавыдыр.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән