Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Себерергә, чистартырга һәм юарга

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә утырыш узды. Анда оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде. Шәһәр һәм районнарны санитар чистарту һәм төзекләндерү максатыннан экологик икеайлык игълан ителгәнгә байтак вакыт үтте, әмма шәһәр һәм районның экологик мактанырлык түгел. Моның шулай булуына башкарма комитет җитәкчесе Нәфис...

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә утырыш узды. Анда оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде.


Шәһәр һәм районнарны санитар чистарту һәм төзекләндерү максатыннан экологик икеайлык игълан ителгәнгә байтак вакыт үтте, әмма шәһәр һәм районның экологик мактанырлык түгел. Моның шулай булуына башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраевның чыгышы һәм экранлаштырылган чүплек оялары фотолары ачык дәлил булып торды. Мисалга, Мурзин урамы, Добролюбов урамы 7, 9, 11 нче йортлар, Грибоедов урамы, 10 нчы йорт, Садриев урамы, 56, 60 нчы йортлар тирәсе, чын мәгънәсендә, чүплек оясы.
-Узган җыелышта һәр оешма-предприятиегә үз карамагындагы урам һәм территорияне тәртипкә китерү бурычы йөкләнде. Тик әлегә шәһәр һаман муеннан чүпкә батып утыра. Идарәче компанияләр һәм торак-коммуналь хуҗалыкларга җиң сызганып эшкә керешер вакыт. "Идал", "Арго" җәмгыятьләре, ниһаять, селкенә башлады инде.
Чүплекнең иң зурысы - Урман паркында урнашкан. Узган ел аны тәртипкә китерү өчен бөтен шәһәр белән кузгалган идек. Нинди зур эш башкардык. Ә хәзер анда - өем-өем көнкүреш калдыклары аунап ята, аеруча Лыжная урамы ягыннан төшкәндә чүп ачык күренә. Үз хезмәтебезгә төкереп биргәнбез булып чыга түгелме бу? Шундый ук хәл Камышлы урамыннан зиратка таба барганда, Садовая, Подлесный, Писмән шәхси секторында күзәтелә.
Билгеле булганча, төп өмә 21 апрель көнне үткәрелә. Тик аны көтеп ятырга түгел. Әллә бер көндә бөтен чүп-чарны җыештырып бетерә алабыз дип уйлыйсызмы? Эшне бүгеннән башларга кирәк. Укучылар җыйган чүп капчыкларын да ай буе яткырырга түгел, вакытында түгәргә кирәк. Моның өчен мәктәпләргә бер-ике техника бүлеп бирергә. Урамнарны тәртипкә китерү эшен 1 майга хәтле төгәлләргә. Әле өстәвенә - урамнар юдыру бурычы тора. Аннан иркенләп яшелләндерү эшләре белән шөгыльләнергә була. Ә чисталыкка "төкереп бирүче" оешмаларга мәрхәмәтлелек күрсәтмәячәкбез, зур штрафка тартачакбыз, -диде Нәфис Нурлыхакович.
Штраф дигәннән, инде административ комиссиядә берничә кешегә тирә-юньне пычратканы өчен акчалата түләргә туры килгән. Мисалга, бер егет тәмәке төпчеген урнага ташламаганы өчен 2 мең сум штрафка тартылган. Шуңа күрә, кул сузымы хәтле урынга чүп ташларга иренмәсен иде халык. Чисталык бит - санитария һәм гигиена таләбе генә түгел, ташланган чүп кешенең эстетик, әхлакый тәрбиясезлеге, мәнсезлеге турында сөйли. Шуны истән чыгармасыннар иде. Чисталык сагында тору - һәркемнең бурычы, диелде утырышта. Әмма моңа каршы коммуналь хуҗалыклар: йортлар тирәсендәге җыештыру эшенә машиналар комачаулый, дип акланды. -Бу сәбәп түгел һәм сезне эштән азат итми, мәсьәләне хокук саклау органнары белән берлектә хәл итәргә була, -диде шәһәр мэры, аларны тәнкыйть утына алып.
Көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең чираттагысы - 1 Май һәм Җиңү көненә әзерлек мәсьәләсенә кагылышлы иде. "Наркотикларсыз шәһәр" девизы белән 56 нчы май эстафетасы быел, гадәттәгечә, үзәк мәйданда үтәчәк. Эстафетада узган елгы кебек укучылар, студентлар, предприятие хезмәтчәннәре катнашыр дип көтелә. 9 май - Җиңү бәйрәменең тантаналы өлеше мәңгелек ут каршында, калган өлеше шулай ук мәйданда узар, дип планлаштырыла. Аңа хәтле, иң элек, барлык һәйкәл-обелискларны тәртипкә китерәсе бар.
Язгы эшләр никадәр күп булса да, газетка язылуны онытмаска кирәк. Язылу кампаниясе башланды, ә без һаман бу эшкә бармак аша карыйбыз, диелде утырышта. Язылу чоры башланганнан бирле җирле массакүләм мәгълүмат чараларына бары берничә учреждение генә язылган. Болар - "ТНГ-Ленгис", Мәгариф идарәсе һәм мәктәпләр, балалар бакчалары, Шөгер һәм Урдалы авылы халкы, Мәшгульлек үзәге. Җирле һәм республика газетларына язылу җитди контрольгә алынды, дип язган идек инде. бу эшкә җитди анализ ясалып барылачак, язылмаганнарга, эләгәчәк. Шуңа "Заман сулышы"на бүгеннән үк язылып куярга тәкъдим итәбез.
Моннан тыш, утырышта терәк пунктлар оештырылу, аларга ремонт ясау, компьютерлар белән тәэмин итү, җаваплы оешмалар беркетү мәсьәләсенә дә тукталдылар.
Авыл башлыкларына исә чистартуга битарафлыкларына гына түгел, участковыйга шәхси кабинет (күп тапкырлар кисәтелеп тә) бирмәүгә кызарып утырырга туры килде.
-Һәрберегезнең электрон адресына бу турыда хәбәр ителде. Нишләп һаман үзегезнең участковыйга бер бүлмә таба алмыйсыз. Һәр авылның үз депутаты бар. Бу эшне бергә хәл итегез. Моннан тыш, авылда өмә үткәрүне планлаштыру кирәк. Көздән җыештырырга өлгергән авылларда хәл бераз ярыйсы, ә чисталыкка кул селтәгән авылларны чүп басты. Һичьюгы авылдашларыгызны да бу эшкә җәлеп итегез. Чистарынырга вакыт, - диде шәһәр башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева.
Утырышта күтәрелгән мәсьәләләр, кисәтүләр сүздә генә калмыйча үтәлсә, нәтиҗәсе әйбәт булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љмђ