Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

КӨН ТЕМАСЫ

Шимбә көнне республика буенча сиреналар тавышы яңгыраячак

Шимбә 28 июльдә сәгать 10нан 11гә кадәр республика буенча гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр итү региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеге тикшереләчәк. Халыкка хәбәр итү өчен, урамнардагы барлык электр сиреналары һәм кычкырып сөйләүче җайланмалар эшләп торачак, sms-хәбәр җибәреләчәк. Шулай ук республика телеканаллары һәм радиостанцияләре, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплексларының мөмкинлекләре файдаланылачак. Электромеханик сиреналарның...

Шимбә 28 июльдә сәгать 10нан 11гә кадәр республика буенча гражданнар оборонасының үзәкләштерелгән хәбәр итү региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеге тикшереләчәк.


Халыкка хәбәр итү өчен, урамнардагы барлык электр сиреналары һәм кычкырып сөйләүче җайланмалар эшләп торачак, sms-хәбәр җибәреләчәк. Шулай ук республика телеканаллары һәм радиостанцияләре, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплексларының мөмкинлекләре файдаланылачак.

Электромеханик сиреналарның яңгыравы "Барыгызга да игътибар!" кисәтү сигналы бирүне аңлата, аның буенча халыкка радио һәм телевизорларны кабызырга һәм махсус хәбәр тыңларга кирәк.
Шуннан соң көндәлек телевидение һәм радио тапшырулары дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтына куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сирена