Заман сулышы

“Татарстан – туган йортыбыз” фестивале узды

Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда "Татарстан - туган йортыбыз" дип аталган этномәдәни фестивальнең зональ сайлап алу туры узды. Анда лениногорскилылар белән бергә Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Чирмешән районы үзешчән сәнгать артистлары сәхнәдә үз сәләтләрне күрсәтте. Исеменнән аңлашылганча, биредә төрле милләт халыклары - татар, рус, чуаш, мордва, керәшеннәр үзләренең дус, бердәм, тату...

Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда "Татарстан - туган йортыбыз" дип аталган этномәдәни фестивальнең зональ сайлап алу туры узды.


Реклама

Анда лениногорскилылар белән бергә Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Чирмешән районы үзешчән сәнгать артистлары сәхнәдә үз сәләтләрне күрсәтте. Исеменнән аңлашылганча, биредә төрле милләт халыклары - татар, рус, чуаш, мордва, керәшеннәр үзләренең дус, бердәм, тату яшәгәнлекләрен җыр-биюләре аша тамашачыларга җиткерде. Алар «Вокал», «Хореография», «Фольклор, «Нәфис сүз», «Инструменталь башкару» номинацияләрендә көч сынашты. Иң-иңнәр жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, Халыклар бердәмлеге көнендә Казан шәһәрендә чыгыш ясаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: