Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Район башлыгы лениногорскилыларны Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәребез кунаклары! 2015 ел да азагына якынлашты. Ул муниципаль район тарихында тирән эз калдырдган зур эшләргә, истәлекле вакыйгаларга һәм юбилейларга бай булды. Бергәләшеп Җиңүнең 70 еллыгын, шәһәребезнең- 60 һәм "Лениногорскнефть " идарәсенең 70 еллыгын үткәрдек. Республикабыз Президентын һәм җирле органнарга депутатларны сайлауларда катнаштык. Үтеп баручы елда шәһәребезне төзекләндерү...

Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәребез кунаклары!
2015 ел да азагына якынлашты. Ул муниципаль район тарихында тирән эз калдырдган зур эшләргә, истәлекле вакыйгаларга һәм юбилейларга бай булды. Бергәләшеп Җиңүнең 70 еллыгын, шәһәребезнең- 60 һәм "Лениногорскнефть " идарәсенең 70 еллыгын үткәрдек. Республикабыз Президентын һәм җирле органнарга депутатларны сайлауларда катнаштык.
Үтеп баручы елда шәһәребезне төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылды: юллар салынды, социаль һәм мәдәни объектлар калкып чыкты. Сәләмәтлек саклау, мәдәният, белем бирү, торак-коммуналь объектларына капиталь ремонт ясалды, яңа парклар барлыкка килде. Бергәләшеп эшләгәнгә генә, без куелган максатларыбызга ирешә алдык, әлбәттә,сезнең ярдәмегез, ышанычыгыз, катнашыгыздан башка бу мөмкин булмас иде.
Якынлашып килүче 2016 елда да сынатмабыз, чөнки шәһәрне һәм авылларны төзекләнедерү буенча бик күп эшләр, яңа бурычлар көтә. Бергәләшеп тырышып эшләвебезне дәвам итәрбез дип ышанам. Агымдагы елда бергәләшеп башкарган барлык эшләр өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле якташлар! Яңа ел бәйрәме белән котлап, барчагыгызга да корычтай нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим. 2016 ел бары тик шатлык, бәхет һәм тынычлык алып килсен.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X