Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яшь лениногорскилыларга паспорт тапшырдылар

Зәй-Каратай мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Рашат Дәүләтшин күңелендә тантаналы төстә паспорт тапшыру вакыйгасы озак сакланыр. Шулай ук аның кебек 14 яше тулган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары өчен дә бу көн мөһим булды. уган якны өйрәнү музеенда үткән тантанага укучыларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләре, укытучылары, рәсми затлар килгән иде. Т -...

Зәй-Каратай мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Рашат Дәүләтшин күңелендә тантаналы төстә паспорт тапшыру вакыйгасы озак сакланыр. Шулай ук аның кебек 14 яше тулган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары өчен дә бу көн мөһим булды.
уган якны өйрәнү музеенда үткән тантанага укучыларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләре, укытучылары, рәсми затлар килгән иде. Т
- Хәзер кулыгызда яңа тормыш юлына алып чыгучы документ - паспортыгыз бар. Ул шулай ук сезгә җаваплылык өсти. Эш-гамәлләрегез белән илебезне сөендереп торырга язсын, - диде башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, котлау сүзен җиткереп.
Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре паспорт турында мәгълүмат биреп, пропискага керү тәртибен аңлаттылар. Музей хезмәткәрләре исә документның барлыкка килү тарихы белән таныштырып, экранда музей фондында сакланучы төрле чорлардагы паспортларны күрсәттеләр. Тарихы 17 гасырга барып тоташса да, эчтәлеге шул ук - син тулы хокуклы граждан һәм балачак белән саубуллашып, яшүсмерлек чорына кереп барыш.
- Хәзер үземне зурларча хис итәм, бераз дулкынланам да, - ди Рашат кулына паспорт алганнан соң. Ул тантанага әнисе Әлфирә ханым белән Зәй-Каратайдан килгән. Әнисе дә документ алу - тормышта аеруча мөһим көн, дигән фикердә тора. Рашат мәктәптә технология, информатика, инглиз, физкультура фәннәрен ярата икән.
- Тагын хоккей буенча спорт секциясенә йөрим. Мәктәпнең корты бар, шунда шөгыльләнәбез, - ди.
Ул көнне 25 яшүсмергә паспорт тапшырылды, шуның 11е - авыл җирлегендәгеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вручение паспорта