Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

«Заман сулышы»ннан – сезгә бүләк

Алдан вәгъдә иткәнчә, "Заман сулышы" газетына 2014 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында редакциядә бүләкләр уйнаттык. Бу юлы 212 әбүнәчебез, телефоннан шалтыратып, газетка язылуы хакында хәбәр итте. Алардан кабул итеп алынган мәгълүмат, һәрберсе аерым кәгазьгә язылып, язуы күренмәслек итеп бөкләнеп, лототронга кереп урнашты. 11 нче гимназиянең I сыйныф укучысы Илшат Миңнебаев,...

Алдан вәгъдә иткәнчә, "Заман сулышы" газетына 2014 елның I яртыеллыгына язылучылар арасында редакциядә бүләкләр уйнаттык.
Бу юлы 212 әбүнәчебез, телефоннан шалтыратып, газетка язылуы хакында хәбәр итте. Алардан кабул итеп алынган мәгълүмат, һәрберсе аерым кәгазьгә язылып, язуы күренмәслек итеп бөкләнеп, лототронга кереп урнашты. 11 нче гимназиянең I сыйныф укучысы Илшат Миңнебаев, аларны алып, бүләк отучыларны билгеләде. Актив хәбәрчеләребез - Галия апа Рәхимова белән Зилә Мөдәррисова бүләк уйнатуны күзәтчелек итеп утырды.
Илшатның җылы кулы кемнәргә "җиңел" булды соң? Менә алар:
Он (10 кг) - Габдулла Динекәев, Зәй-Каратай.
Шикәр комы (10 кг) - Кәүсәрия Прибыткова, Тимәш, Лесная, 31.
Одеял - Мәмдүдә Вәлиуллина, Куакбаш.
Мендәр - Тәслимә Җәббарова, Яңа Иштирәк.
Көнбагыш мае - Миңнур Сәлимҗанова, Лениногорск, Кошевой ур., 7.
Кер юу порошогы (3 кг) - Равил Вилданов, Куакбаш.
Чәй сервизы - Фахирә Якупова, Зәй-Каратай
Сөлгеләр җыелмасы - Әкълимә Зарипова, Лениногорск, Народная стройка, 47.
Электр чәйнеге - Галия Хәсәнова, Куакбаш.
Салат савытлары -Сәгыйть Ногманов, Тимәш, Октябрьская, 5.
Бүләк отучыларга аларны якын арада редакциядән килеп алырга кирәк булачак. Үзегез белән паспортыгызны алып килергә онытмагыз.
Адресыбыз: Тукай урамы, 3 нче йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Приз