Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

"Посылка белән сезгә 10 кило ерис салдым" (тормыштан)

Ниндидер газетада “Дөгене пластиктан ясыйлар” дип аталган язма күземә чалынган иде. Ышанмадым. Беркөнне телевизордан әйбәт кенә тапшыру карап утыра идем, әлеге дә баягы реклама килеп керде дә, тиз генә икенче каналга күчтем. Анысында да реклама. Инде өченче каналга бассам, бер ир, бик дәртләнеп, “Шокирующие гипотезы” дигән тапшыру алып бара.

Җыен юк-бар сөйләп, кешеләр күңеленә вәсвәсә сала индес бу дип уйлап, янә бүтән каналга күчермәкче идем, дөге ярмарки турында сүз барганын ишеткәч, тыңлап карыйсы иттем. Алып баручы: "Кытайда дөгене пластиктан, бераз крахмал кушып, ашарга яраксыз тагын әллә нинди әйберләрдән ясыйлар", - дип сөйләп маташа.

Шунда ук икенче берәү дөгене пешереп, бармаклары белән уалап та күрсәтә әле җитмәсә. Ходаем, инде болай булса, алга таба пыяла, таш ише әйберләрне дә эшкә җигәрләр дип котым очты. Тапшыруны тыңлаганнан соң, дөге ярмасы алмаска кирәк дип уйлап куйдым. Шуннан бала чагымдагы дөгегә бәйле хатирә искә төште.


Бервакыт күршедә яшәүче иптәш кызым үзбәк якларында яшәүче апасыннан килгән хатны укып күрсәтте. Апасы анда вербовка белән шул елда гына киткән иде әле. «Хат белән посылканы бер үк көнне җибәрәм, посылка 10 көнләп барыр инде, сезгә 10 кило ерис салдым", - дигән иде апасы хатында.

Шул минутта авыздан сулар килде: бик тәмле, суыра торган конфет турында сүз бара бит. Дустым: "Сиңа да өлеш чыгарырмын, 10 кило бик күп була торгандыр ул", - диде. Аңа: «Кеше саен сөйләп йөрмәгез», - дип әйтеп тә куйдым әле. Инде түземсезлек белән теге посылканың килгәнен көтәбез.

Килде, иптәш кызның әнисе күтәреп алып кайтуга, мин дә кереп җиттем боларга. Бәйләгән бауларын тиз генә кискәләп, посылканы ачтылар. Әле эчендә апасының авылдан киеп киткән чур ситса күлмәк итәгенннн теккән капчык та бар иде.

Капчыкны сөйрәп алып ачып җибәрсәләр ... дөге ярмасы. Менә сиңа "ерис"! Посылка салучы апаның бары тик дүрт класс кына белеме бар иде, әле анысын да латинча укырга туры килгән. Читкә киткәч, үзенчә русза сүз кыстырып язасы килгәндер инде, хатына дөге дип түгел, "ерис" дип язган булган ...


Конфет юклыгын белгәч кәеф төште. Аның урынына күрше апа газетадан күлүк ясап, миңа бер стакан дөге биреп чыгарды. Өйдәгеләр бик тә шатландылар әлеге күчтәнәчне күреп. Ул заманнарда кибетләргә дөге бик сирәк кайта иде, шуңа күрә әниләр өчен ул зур бүләк булган инде. Аннан дөге тары ярмасына караганда өч тапкыр кыйммәтрәк тә иде әле.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы

Чыганак: http://tatyash.ru/index.php?issue=12334&file=53.htm

 

pixabay.com/ru/пакеты-parcel-service-151372/ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев