Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Проза

“Утыр әле, Әни, яннарыма”

Бәхетле бул, дия иде әнкәм, Бәхетләрем, никтер, булмады.

 

Хәния Фәрхи башкаруында бу үзәк өзгеч җырны тыңлап утырам. Йөрәкне актарып чыгаручы моңлы җыр уйлар йомгагын истәлекләргә алып кереп китте. Уйларымны ак кәгазьгә сала торам, ул арада җырны-җыр алыштыра. Ул да түгел, җырчы: “Тукта, тынычлан, сандугачым” дип җырлап җибәрә.

Репертуары да, җырлары да язмышы кебек – берчә моңсу, берчә дәртләндергеч ноталарга үрелеп килә. Түзмим, торып китап киштәсеннән “Онытылыр димә” китабын алып, инде ничәнче кат актара башлыйм...

Катлаулы язмыш юлларында җырчының гомеренә куркыныч янаган очраклар күп була.

Хәния Фәрхи берничә операция кичерә. 1999 елда аның аягына операция ясыйлар. 2005 елда ире Габделхай белән юл һаләкәтенә тарыйлар. 2012 елда егылганда башы белән бәрелә, инсульт кичерә. Табиблар дүрт сәгать дәвамында җырчыга операция ясыйлар. Хирургларның өмете зурдан булмый, паралич булыр дип шикләнәләр.

Шикләр таралып, бары да уңышлы тәмамланды ул вакытта.

“Табиблар әйтте, ә мин күлмәктә туганмын. Әти сиксәнгә җитте, әнигә – 83, ул әле дә безнең белән идарә итә”, – ди Хәния ханым бер истәлегендә.

Ниндидер бик мәгънәле язма табу теләгендә ашыкмый гына истәлекләргә күз йөгертәм. Нидер эзлим.

Шул минутта мөхәрриребез безне биш минутка гына чакырып ала. Коронавирус афәте белән бәйле эш режимы үзгәрү сәбәпле, гәзитнең алдагы саны икенче шартларда чыгарылачак.

Материалларны барлыйбыз. Шул вакытта Хәния ханымның әнисе Фәния апага 90 яшь тулу уңаеннан язылган язманы кайсы биткә урнаштыру турында сүз чыга. Шулай дөрес булыр дип киңәшләшеп, бер фикергә киләбез.

Минем күңелне бер гаҗәп хис били - нәрсә бу? Хәния ханымның җаны безнең арадамы әллә? Ничек ул нәкъ бүген мин Хәния Фәрхи җырларын тыңлый- тыңлый эшләргә карар иттем. Каршымда торган компьютердан көн дә, көне буе, теләсә кайсы җырчыны тыңлый-тыңлый эшли алам бит. Ә бүген махсус төркемдә шул мохитне эзләп таптым, шунда тукталдым...

Менә бит ничек ул дөнья?!.

Бу әллә бер кисәтү булдымы? “Минем әниемне котларга онытмагыз!” – дип Хәния ханымның хәбәр җиткерүе булдымы. Могҗиза...

Китапны кабат кулыма алуга язмышның мин табарга тиеш бите ачылды:

“Әнине бездә ике йөрәкле дип әйтәләр. Ул кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә яши, көчле рухлы хатын. Салаватның әнисе Тәкълимә апа белән охшашканнар, игезәкләр кебек, төскә-биткә дә, холык-фигыльләре дә бик охшаш. Алар бик якын дуслар, бергә үскәннәр.

Әни булганда без әле бала. Үземне аның баласы итеп хис итү миңа бик рәхәт”.

Хәния ханымның әти-әнисе дә бик күп сынаулар кичергәннәр. Алар репрессия афәтен дә үткәргәннәр. Икесе дә ятимлек ачысын тоеп үскәннәр. Тормышлары авыр булган. Әмма шулкадәр көчле, корыч рухлы булганнар.

Бу юлларны мин инде китаптан эзләп таптым. Яраткан җырчыбызның истәлекләреннән иң кадерле хәтирәләрне алам. Язмыш көчле кешегә сынауны зурдан бирер, ди. Ә җырчы кызы зур сынауларны кичергәндә ана йөрәге нишләде икән?

Кеше хәлен кеше белми,

Үз башына төшмәсә, - дип җырлый бит әнә Хәниякәе.

“Кечкенә чагымда мин язмышыма рәнҗи идем, без бик фәкыйрь яшәдек, әти белән әни алты бала тәрбияләделәр”, – дип язып калдырган җырчы тәрҗемәи хәле турында. Яшьлеге белән төрлечә уйлагандыр инде. Алда ни көткәнен белмисең, бүгенгесе авыр тоела.

Бу көннәрдә Хәния ханым әнисе Фәния апа янында бала булып утыра алса, безгә дә бик рәхәт булыр иде...

...Кыйнама, тырнама, язмыш,

Язылгансың син ялгыш,

Сындыра күрмә язмыш...

 

Сабырлардан-сабыр, олы йөрәкле әни - Фәния апаны олуг юбилее белән котлыйбыз. Аңа Ходай алда да зур сабырлыклар бирсен. Ана кешенең нилектән шундый көчле рухлы булуын әни кеше үзе генә беләдер.

 

...Җырчының иң матур җырларыннан төзелгән тупланмадан җаннарны актарып Хәния Фәрхигә генә хас яңгыравык, көчле, кабатланмас моң агыла да агыла:

Туктап калдым тормыш юлларында,

Утыр әле, Әни, яннарыма...

 

Тухватуллина Алсу

Өмет

http://madanizhomga.ru/news/an-avazyi/utyr-le-ni-yannaryma

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев