Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

“40 яшемдә 20 яше тулмаган кыз белән очрашып икебезнең арада мәхәббәт башланды”

Бүгенге язма героемның язмышын һич тә аны хурлар өчен түгел, ә бары тик кеше психологиясенә төшенергә, аны аңларга тырышып карар өчен, ә бәлки кемдер ничәме еллар эзләп тә таба алмаган җавабын табар, кемнедер ялгышудан саклап калыр дигән уй белән язам. “Бабник” кушаматы супер-момент җилеме (клей) белән ябышкан танышымны очраткач, ачыктан-ачык сөйләшеп, тормышка карашы турында фикер сөрешен тотып карарга булдым.


Башта ул сөягенә сеңгән гадәте буенча, колбаса бирәләр дип көткән тугры көчек кебек, күзләрен ялтратып, селәгәен йотып куйган булса, бары аның фикере белән генә кызыксынганымны аңлагач, йөзенә җитдилек чыкты. Гомер юлын тыныч кына, бернинди үкенүсез, бары тик фактларга таянып кына сөйләргә тырышты. Хатыны белән 30 елга якын яшәп, уртак мал җыеп, 3 бала үстереп тә, гаиләдә рухи якынлык булдыра алмаганнар икән. “Ни сәбәпле? Биредә кемне гаеплисез?”, — дигән соравыма: “Аның баштан ук максаты – миңа кияүгә чыгу иде.

Мин аның теләген канәгатьләндердем генә. Яратмаганымны, аңа хәтле ике хатыным булганы, ике улым барлыгын белә иде ул. Өйләнешергә сүз куешсак та, мин сулга йөрүне туктатмадым. Тупас сүзләр әйтешү белән тормышыбызны башладык.

Мин табигатем белән тотрыклы кеше, яратмыйм төрле урынга күчеп йөрүне, миңа стабильлелек кирәк. Хатын-кызлар белән чуалсам да, аерылып китергә уйламады. Хатыным моны белсә дә, артымнан күзәтеп, сөяркәләрем белән әрләшеп йөреде.

Балалар әниләренең миңа “өстерәлчек”, дип акырынган сүзләрен ишетеп үсеп, миннән бөтенләй читләштеләр. 10 елдан артык инде аерым ятакларда йоклыйбыз, күршеләр кебек кенә яшибез. Ул хәзер әллә нинди дингә бирелеп, кара киемнәрдә йөри башлады. Әйе, яшьрәк чакта хатын-кызлар белән күп булдым. Хәтердә калганнарыннан — 40 яшемдә 20 яше тулмаган кыз белән очрашып икебез арада мәхәббәт башланды. Аның әти-әниләре белән дә танышып, яхшы мөнәсәбәттә булдык. 5 ел йөрештек, ләкин сөйгәнем өйләнешү турында сүз башлап, таләп итә үк башлады. Ә мин бу адымга әзер түгел идем. Аннары мин аны үзем үк тажик егетенә кияүгә бирергә ярдәм иттем. Алинәдән соң Гүзәлне очраттым, бусы тагы да яшьрәк булып чыкты.

Аның белән дә 7 ел мәхәббәт утында янып, бәхетле, ләззәтле мизгелләр кичердек. Аның да бар теләге миңа кияүгә чыгу булды, мин ашыкмадым. Чөнки балалар әле урнашып бетмәгәннәр иде, хатынның да янында беркем күренми. Әмма Ходай үзенчә хөкем итте – февраль аеның кышкы салкыннарында хастанәгә эләгеп, аннан әйләнеп кайтмады ул. Хәзер мин япа-ялгызым калдым”, — дип сүзен тәмамлады. Моңа хәтле бүлдермичә тыңлап утырсам да, күп гаиләләрдә очрый торган хәлнең сәбәбе нидә икәнен белеп калырга тырышып: “Ни өчен яратканыгыз белән кавышмадыгыз? Хатыныгыз белән арагызда җылы хисләр, бер-берегезгә хөрмәт тә булмагач, нәрсә тотты сезне гаиләгездә?” – дип сорадым. “Мәхәббәтне көнкүреш тормыштагы ыгы-зыгылар үтерә ул. Яшерен очрашулар канга адреналин, яшәргә көч бирә. Аннары бит “образно” итеп әйтсәң, көн саен икмәк кенә ашау туйдыра ул, күмәч ашыйсы да килә башлый. Җавабы шундадыр. Акыллы ир башта ышанычлы тыл булдыра, аннары гына разведкага йөри. Берни була калса, кайтып сыенырлык җир булсын өчен”, — дип югары нотада сөйләшүебезгә нокта куйды ул.

Данияр абыйның икмәк турындагы әйтеме чынлап уйландырды, ул мәкальгә философик яктан карап — төче күмәч бигрәк тә тиз туйдыра, аш капкан саен кара ипине сагына башлыйсың, дип өстәп куеп була икән әле. Сулга йөргән ир-атлар моны яхшы аңлыйлар, шуңа чираттагы чибәркәйгә таулар вәгъдә итсә дә, гаиләсе белән аерылышмаячагын аңлап эш итә. Ә хатыннары “язгы мәче”нең ашыйсы килә башлагач, барыбыр йортка кайтып керәчәген көтеп яшиләр. Хатынга хыянәт итү ир кешенең канындадыр, мөгаен. Әнә мәзәктә дә, гомер буе хатын-кызлар белән чуалган ире үлгәч, хатыны аның каберенә “Горбатого могила исправит” дигән табличка гына яздырып элә. Зиратка тикшерү килгәч, кабердәге язуны күреп, тәртип урнаштырыр өчен, хуҗасын ачыкларга булалар. Каберне казып, табутны ачсалар – табут эче буш. Анда бары тик “Я у Анки, через две ямки” дигән язу гына табалар. Менә шулай.


Фото: www.pixabay.com | Ben_Kerckx
http://www.yazmysh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X