Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Акча яньчеге хикмәте (тормышта булган хәл)

Шулай бер елны без яши торган Әгадуллин урамында да ике катлы бинада кибет ачтылар. Анда күп төрле товар сатылды, халык тиз арада яратты, үзенә кирәк-яракны шуннан ала башлады.

Кибетчеләр дә мөлаем булды.

Мин дә гел кирәкле әйберләрне шуннан алдым. Берсендә кара көздә кышкы аяк киемнәре кайтканын минем төркемгә кызын йөртүче Татьяна Хафизова хәбәр итте. Ул шунда кибетче булып эшли һәм итекләр чын күннән икәнен әйтте. Акча алып, мин дә кибеткә китем.

Халык бихисап, тыз-быз йөриләр. Итекләрнең төрле төстәгеләрен карадым, ләкин күңелемә хуш килгәне булмады. “Ярар, әле кышка кадәр вакыт бар, кибет өй янында гына, нигә ашыгырга”, - дип уйладым да кайтып киттем. Өйдә чәй эчкән вакытта, никтер, сумканы ачып карыйсы иттем. Шул вакытта башыма тимер белән суккандай булды, аһ иттем – акча яньчегем юк! Айлык хезмәт хакым да шунда, шул көнне генә алган идек бит.

Тиз генә киендем дә кибеткә йөгердем. Итек сата торган бүлеккә барсам, ни күрим – минем көрән төстәге яньчегем итекләр өстендә ята! Ачып карадым – акчалар да шунда! Татьяна Николаевна янында икенче кибетче, күпме кеше үткән бит инде...

Ул да аптырап: “Я вообще ничего не видела, хотя ведь на виду у всех, на самом видном месте лежал ваш кошелек”, - диде. Шул вакытта уйлап куйдым: “Димәк, фәрештәләр канат җәеп саклаганнар”. Айлык хезмәт хакы югалса, ул елларда ничек яшәр идек.


Мин “Радиоприбор” заводының балалар бакчасында эшли идем, ә анда 38әр бала бер төркемгә йөрде, шуңа да безгә ярдәмгә төшке аш вакытында һәм йоклатырга ике няня бирелде. Караватлар 20, калганнары – раскладушка, ә аларны таркатып, урын-җирен җайлау кирәк. Биредә хезмәт хакы да башка балалар бакчасында эшләүчеләргә караганда күбрәк иде. Менә хәзер ул елларны сагынып искә алып, сөйлибез генә.

Галия Шакирҗанова

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев