Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

“АЛА КАРГА” КЫЙССАСЫ

Бу танышу Кырымнан Казанга кайтучы җәйге поездда булды.

                      



Ләйсирә ханым (исеме үзгәртелде), шулай ук минем кебек, Кырымда айдан артык булып, иленә - Лениногорскига кайтып баруы икән. Дөрес, аның чын туган иле Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә булып чыкты. Карабаш диюгә, кылт итеп әни сөйләгәннәр искә төште. Карабаштан Хәмидулла дигән бабай, андагы мулла, хәзерге Әлмәт районы Габдрахман авылындагы Газиз бабай янына  килгәләгән.

Әнигә ул җизни булып хәтеренә уелган. Ә җизни кеше күп балалы гаиләгә буш кул белән килмәве ачык. Җизни “кәҗәмөгез” дигән бик тәмле җимеш – күчтәнәч алып килә торган булган.Уйлана торгач, бу җимешне без дә авыз итәр көнгә ирешкәннән соң, аның банан булуына шик калмады. Димәк, Бөгелмәгә яңа салынган тимер юлдан бу төр җимешләрне китерә торган булганнар, ягъни Беренче бөтендөнья сугышына кадәр сәүдә үтә дә җанлы барган булып чыга.

Бусы тарихи истәлек кенә. Ә менә Ләйсирә ханым белән сөйләшә торгач, уртак танышыбыз да бар булып чыкты. Ул күршебез, хәзерге Әлмәт районы Тайсуган авылында туып үскән Самат абый. “Сәгыйр Гайшәсе” дип йөртелгән, инеш буенда гына яшәгән апаның ике улы,бер кызы булып, ире сугыш кырларында ятып калганлыктан, берүзе өч баланы аякка бастыра алды. Минем хәтердә Гайшә апа, һәрдаим эре ак тешләрен киң күрсәтеп, бала булуыма  карамастан елмаеп, кече күңел күрсәтеп сөйләшүе белән истә калган. Самат абый – аның өлкән улы.

Самат абый турында һич көтмәгән яктан  бер истәлек калган.  Уфада әтинең иң кече энесе яшәп, һәр җәй диярлек биш баласын чиратлап, авылга бабай нигезенә кайтара иде. Иң өлкән кызы Әнисә исемле булып, ул да үсмерлек чорына кергән, кино экраннарында гына күренүче гүзәл затларның берсе булып үсеп килә. Күрәсең, авылның саф һавалы җәйге кичләрендә ничектер алар капка төбендә сөйләшеп утыргандыр, чөнки үтә кырыс бабай кунак кызының каядыр читтәрәк йөрүенә һич кенә дә  юл куймагандыр.

Инде үзем күптән авылдан китеп, студент булып укып йөргән хыялый чорда Әнисә ападан хат килеп төште. Гаҗәеп матур каллиграфия белән язылган әлеге хатында Әнисә апа Самат абыйга сәлам тапшыруымны үтенгән иде. Ни аяныч, мин аны тапшыра алмадым шикелле. Самат абый авылның ятим кызы Лизага өйләнеп, Карабаш бистәсендә тормыш иткән чоры булган.

Ләйсирә ханымнан Самат абый белән янәшә генә торганлыкларын, бүген Самат абый да, аның ике улының берсе вафат булуын да ишетеп, үтә дә ямансу хискә бирелдем кебек. Шуны сизепме, Ләйсирә ханым ихлас елмаю белән (сирәк, кешеләрне үз итеп, яратып елмаюга ия ханым) кыяр ашарга тәкъдим итте. Янә шушы вак сортлы төче кыярны үзе торган хуҗабикә һичнигә карамый мәҗбүриләп юлга биреп җибәргән.

Мәсьәлә шунда: Ләйсирә ханымда шикәр чире булып, илгә кайтып берничә ай да үтми, ул көчәеп китә икән. Шунлыктан ул йә Анапа, йә Кырымга юл алырга  мәҗбүр. Ни гаҗәп, ди ул, биредә авыру симптомнары бөтенләй диярлек югала, ә илгә кайтып шул ризыкларны, шул ук җимешләрне ашаса да, авыру көчәя башлый.

Гаиләдә алар биш бала үскәннәр. Ләйсирә –иң төпчеге. Туганнары да бик күп. Бик тә аралашып, бердәм булып яшәгәннәр, хәзер дә аралашу йоласын тайпылышсыз саклыйлар икән. Дөрес, бүгенге көндә әти дә, әни дә мәрхүмнәр. Әмма бергәләп җыелышу, ял, бәйрәм вакытларында кунакка йөрешүләр дәвам итә. Күптән түгел шундый бер табында туганнар арасында кемнең каны кайсы группага каравын ачыклый башлаганнар. Барысы да үз каны группасын әйтеп чыккач, чират Ләйсирәгә җитә. Аның кан группасы барысыннан аермалы булып, беренче группага карый икән. Әйтергәме-юкмы? Билгеле, әйтергә туры килгән. Бу ничек була инде? Димәк, Ләйсирә кан туганыбыз түгел... Туганнары алдында бу хәлдән ничек чыккандыр, ахры, авыр кичерешләр өермәсендә булгандыр, чөнки беразга ул үзе үк сөйләвеннән туктап, тын калды. Аннан үз-үзенә елмаеп, сорау биргәнне көтмичә дә сүзен дәвам итте.

-    Чыннан да, мин барлык туганнарымнан бала вакыттан бирле аерылып тордым. Алар барысы да аксыл чәчле, зәңгәр күзлеләр. Барысы да урысча гына сөйләшәләр, чөнки без керәшеннәр булганга, мәктәптә дә урысча гына укыдык. Ә мин, күргәнегезчә, коңгырт чәчле, күзем дә зәңгәр түгел. Саф татарча  сөйләшәм, татарча китаплар укырга яратам. Кыскасы, туганнар арасында ала карга булып аерылып торсам да, беркайчан, берничек тә “чукымадылар”, хәзер дә андый теләктәге туганым юк. Шулай да, мине хәзер, ахыргача булыр, бер нәрсә тынгысызлый: минем бу дөньяда барлыгыма кемнәр сәбәпче? Мин бу сорауга җавап табарга тиеш, ләбаса. Ә ничек? Әти-әнигә  исән вакытларында сорау биреп карасам да, якын да килмәделәр. Әнинең бер сеңлесе бар иде. Иде, дим,чөнки ул да мәрхүм инде. Менә шул апам гомере буе миңа аерым бер рәхимлелек белән карады, башка туганнарыма алмаган очракта да, мине һичайчан бүләксез калдырмый иде. Бәлки, йомгакның башы шундадыр. Тик соңарылды шул. Ныклап торып, шаулатып тикшеренә башласам, башка туганнарымның миннән бөтенләй йөз чөерүеннән шикләнәм. Ә хәзерге хәләтемдә миңа йомгак очына барып ирешү мөмкин булмас кебек. Әле ярый, улларым  игелекле булдылар. Хәлем начараю билгеләрен күрүгә үк, алар янә Кырым ягына хәзерләп, хөрмәтләп озаталар. Җай чыккан саен хәлемне сорап, ярдәм кирәкме-юкмы белешеп торалар. Биредә һич өзелмәс кунаклардан талчыга башласам, Карабаштагы кече энем янына кайтам. Анда Самат абыйның хатыны Лизаны күреп, хатирәләр яңартам, - дип, Ләйсирә ханым берөлеш монологын өзде.

Минем башка да аны тынгысыз уйларыннан арындырыр фикер килмәде. Чыннан да, ничек дип, аңа әлеге ситуциядән чыгу юлын күрсәтергә.Билгеле, архивлар бар, ДНК дигән тикшерүләр аша нәрсәгәдер ирешү мөмкин. Ә сәләмәтлек бу төр адымнарга ничек җавап бирер дә, нәтиҗәсе ни белән бетәр, ә Ләйсирә ханымга  авыр йомгак.

Лениногорскига барып, күптән чордашларымны күрәсем килә иде. Ләйсирә ханымны да күрермен дигән өмет чаткысы бар. Иншалла, аралар Кырым кадәр үк ерак түгел, поездга утырасы юк. Юллар да, автобуслар да мәртәбәле санала.

Нарим  Ихсанов,    Казан

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды

фото: https://ru.freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев