Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Ана назымы, әллә акчамы?

Хатын-кызларыбыз Җир йөзендәге төп бурычлары хакында бервакытта да онытмасыннар иде. Ана назы… Җирдә ул мәңгелек, диләр. Кешелек дөньясы белән бергә тугандыр ул: безгә кадәргеләр дә наз тойган, бездән соң да тоялар. Ләкин барлык аналарга да бала сөю хисе бер үк күләмдә бирелмәгән.

Хатын-кызның күңеле йомшак, назлы булырга тиеш инде ул. Ләкин язмыш кырыслыклары аркасында назлылык, йомшаклык катылык белән алышырга да мөмкин, дип яза Кызыл таң.
 
Күпбалалы аналарда ана хисе көчле булуына игътибар иткәнем бар. Карьера ясарга теләгән хатын-кыз күп бала тапмас. Тапса да, күкрәк сөтен имезеп, баласын озак назлап ятмый ул, бала караучы таба да эшкә чыгу хәстәрен күрә. Чөнки ана хисен эшкә атлыгу баса. Ана хисе мөлдерәмә тулы күңелле­ләр беренче планга баланы куя – ник шунда ишелеп ятмый эше! Ә хөкүмәт эшенә бирелеп эшләгән ана баланы назлаучы сыйфатыннан кайгыртучы анага әверелә. “Халыкка хезмәттә йөзмәктә” булган­нарның күңелен эше барлык вөҗүде белән яулый.
 
Хөкүмәтебез зур эшләр башкарган, халыкка билгеле шәхесләрне бүләкли. “Без дә эшләдек, бала да үстердек”, – дип канәгать­сезлек белдерүчеләр була эшендә әллә ни майтармаганнар арасында. Бәя­ләсеннәр, бүләкләсеннәр, алар — балаларына, гаи­ләсенә тиеш вакытны, көчне, назны хез­мәткә сал­ган кешеләр! Еш кына биш балалы гаиләдә үскән иптәшем белән бу темага сөйлә­шәбез. “Сине кечкенә чакта бик яраттылармы?” – дим мин, ярым шаяртып. “Белмим шул. Без үскәндә фермага сыер савучылар көненә өч баралар иде...” – ди ул, авыр авыл хез­мәтен искә алып. Шунда ук озак еллар бозау караучы булган газиз әнкәмнең горурланып сөйләгәне искә төште: “Кырык көнлек чагыгызда һәрберегезне әбиегезгә калдырып эшкә чыктым...”
 
Уңган-булган хатыннар тормыш көткән. Акча тапканнар, ирләре белән тормыш арбасына тигез җигелгәннәр. Балалар үсә, без дә үскәнбез, безне­келәр дә... Ләкин ана назы — күңелгә бик кирәк нәрсә. Балачакның бер эпизоды искә төшә һәм күңелне ниндидер бушлык били...
Менә мин әниемне кочаклап йоклап ятам. Кинәт дөбердәп яшен яшьни, яңгыр яварга чамалый. Мине кочагыннан этеп чыгарып, әни каядыр чыгып китә. Миңа куркыныч. Ята торгач, эре тамчылар тү­бәгә шак-шок бәрелә, әллә курку, әллә салкын куыра – баштан-аяк юрганга төренәм. Йокылы-уяулы күпмедер ятканнан соң, әни дә юрган астына керә. Мин аны кочаклый алмыйм – ул салкын һәм юеш, караватның икенче ягына бөгәрләнәм...
 
Үсеп җиткәч кенә мин аның яңгырлы җәйге төндә кардада калган колхоз бозаулары яңгырда күшегеп авырмасыннар (бишьеллык планын үтәргә кирәк, юкса артым булмый!), үлмәсеннәр дип борчылып, үзенең сәламәтлеген дә аямыйча авыл башындагы фермага йөгергәнен белдем... Дөрес, әниемнең хезмәте бәяләнгән — “Ударник фәләненче пятилетки” дигән биш медале бүген дә саклана. Ә минем күңелдә балачакта җитен­керәмәгән наз бүген дә сулкылдый. Ә үзем исә нәкъ әнине кабатладым... “Үпкә­ләмәгез инде, мин соңрак аңладым, шул вакытта шулай иттем – акча кирәк булды, өй салырга кирәк иде”, – дип, әллә акланам, әллә уңайсызланам балаларым алдында...
 
...Бер танышымның улы егылып имгәнде дә аяклары зәгыйфьләнде, таяк ярдәмендә йөри башлады. Кече яшьтәге мәктәп укучысы булгач, тернәкләндерү үзәгенә якын интернат-мәктәптә укырга тиеш булды. Өзгә­ләнә ана күңеле, баласын сагына. Хезмәт­тәшләре: “Тамагы тук, укуы бара, барып йөрисез, тынычлан!” – диләр. Ә ул: “Мин бит аңа ана назын бирә алмыйм, кем бирсен аны аңа анда?!” – дигән иде. Әйе, бик төгәл сүзләр. Бүген инде мин, җае чыкканда, балалы яшь хатыннарга дөньяның асылын аңларга теләк телим, киңәш бирәм. “Эш дип чабуламагыз! Беренче чиратта син – Ана!” – диям.
 
Ә менә шушы язманы бүлекләп язып булса, алдагысын кереш өлешкә санап, фәләненче бүлекне болайрак язар идем...
 
Ана, рәхәт хисләр кичереп, чүт-чүт итеп имгән баласын күкрәгенә кыскан хәлдә назлап, дөньядагы иң матур сүзләр әйтеп сөя... Шул арада акча кытлыгы исенә төшә: “Их, кредит түлисе булмаса... Рәхмәт, балакаем, исән-имин туганың өчен, синең хакка бирелгән ана капиталы сертификатың өчен!..”
 
Ана, күкрәгеннән тартып алып, нарасыена коры катнашма болгатылган шешә-имезлек каптыра. Бераз карышса да, суыра инде балакае... Ана бала белән сөйләшүен болайрак дәвам итә: “Үпкәләмә, җимешем, акча җитми, эшкә чыгарга кирәк, әбиең шулай шешә­дән ашатыр үзеңне! Синең өчен бирелгән капитал белән фәлән бурычны кап­ласак, мин эшләсәм, атаң эшләсә, яшәрбез, боерса...”
 
Өченче бүлек яисә күренеш бик кыска булыр иде. Олыгайган ана җиткән улы артыннан карап кала: “Әйе, тормыш та хәзер җитеш кенә, ләкин тыныч­лык юк... Эш, тормыш дип артык тырыштык шул. Сез-гә ана назы биреп бете-рергә вакыт кына җитмәде шу-ул..”


Гүзәл ГАЛЛӘМОВА.

http://matbugat.ru/news/?id=23650
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X