Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Безгә язалар: Сүзнең көче зур, кешегә бик авыр булуы бар

Әтинең әтисе Фәррах бабамның сеңелесе Минсрур апа Бөгелмәдә яшәде. Аның кече кызы Гөлсинә каникулларын гел бездә уздырды, чөнки Тимәштә туганнар күп, бик дустанә мөнәсәбәттә гомер итәбез.


Шул елларда Гөлсинә күршедә торучы укытучм Оркыя апа Хәйруллинаның уртанчы улы Рамил белән күбрәк уйный иделәр. Шул балачак уйнаулар соңыннан чын мәхәббәткә әверелгән һәм укып, дипломнар алганнан соң өйләнешкәннәр. Мин туйларында була алмадым, Ташкент шәһәрендә яши идем. Матур гаилә корып, ике бала үстерделәр. 38 ел элек фатирларны безгә бер үк йортта, бер үк подъездда бирделәр һәм, әлбәттә, гел аралашып торабыз.

Рамил әбисен, ягъни Минсрур апаны да үзләренә алып кайтты, аңа “әни” дип дәште, иң якты бүлмәне дә аңа бирделәр. Тату яшәделәр, бер-берсен хөрмәт итеп, аңлап, ярдәмләшеп. 33 ел элек минем бәби алып кайтырга җыенганны белгәч, Рамил безгә төшеп (алар дүртенче катта яшәделәр), иремә: “Мәҗит абый, башыңа тай типмәгәндер бит, шушы яшеңдә әти буласыңмы? Син аны үстереп, укытып чыгара алачакмын дип уйлыйсыңмы? 52 яшьтә инде син бабай булырга тиеш бит”, - дип чынлап торып ачуланды. Мәҗит кып-кызыл булды, олялган да сыман иде. Шулай да: “Ходай биргән бүләктер ул. Галиягә өйләнгәндә миңа 45 кенә иде. Менә 7 елдан соң, өлешемә тигән көмешем туарга торадыр. Соң булса да, уң булсын, дигәндер Ходай”, - дип Рамилнең фәлсәфәсен туктатты.

... Еллар узды, Гөлсинә Рамилне үгетләп Себергә (акча күп түлиләр) алып киткәненә дә 17 ел үткән иде. Бервакыт Рамилне 52 яшендә (!) кәфенләп алып кайттылар. Төнлә йөрәге тоткан икән. Аны озатканда еламаган кеше булмагандыр, чөнки бик мәрхәмәтле, инсафлы иде ул. Әнисе, әтисе янында аның кабере.

Зиратка баргач, мин аңа: “Әй Рамил, менә яп-яшь килеш якты дөнья белән саубуллаштың. Без дә кечкенәсен, ягъни улыбызны укыттык. Аллага шөкер, акыллы, эчми-тартмый торган, олыларны олылап, апасы Илмираның кызы Алсуга терәк икәнлеген аңлап, дөнья көтә. Ходайга аны бүләк иткән өчен рәхмәт укыйбыз”, - дия идем.

Рамил дә бик кызганыч, үзенең 52 яшендә кара гүргә керәчәген күз алдына китермәгәндер. Һәр сүзне уйлап, үлчәп әйтергә кирәк.

Галия Шакирҗанова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X