Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Булмый инде булмагач...

Үз гомеремдә кеше әйберенә тотынганым булмады. Яшерен-батырын түгел,  башкалар көн дә диярлек букча-букча онын, ярмасын, тозын, шикәрен ташый, балда-майда йөзә. Ә мин артык чисный кеше.

 Илле яшемә җитеп, ашханәдәге бер сынык ипигә дә, сыңар калакка да  кагылганым булмады. Шул хакта уйлый-уйлый, ике литр сөтне сумкама шудырттым. Караклыкка бармас идем дә, чәйне сөтсез эчә алмыйм шул. Ачуым килмәгәе, кичә сөт ташучы машина да килмәде. Ичмасам, авылыбызда сөт сатып алыр кешесе генә дә калмады бит! Хәзер мал-туар асыраш юк, культур-мультур яшибез. Хайваннарның мөгерәгән  тавышларын түбән очка төшеп тыңласаң гына.
Кибет дигәннәре дә ераграк, сөт алыр өчен генә  анда хәтле өстерәлеп йөрисем килмәде. И-и, әле дә якын түгел диң.  Авыл башындагы “Копейка” супермаркетына керсәңме?! Анда эләксәң, бөтенләй ыштансыз каласың инде. Әле бер әйбергә күз төшә, әле күңел икенче нәрсәне сорый башлый. Вәт, шулай, малакаем, расхут чыгарып тормый гына  мин дә сөт чәлдердем әле диеп сөенгән идем...
Җаныкайларым, мин сезгә әйтим, сөтем юл буе агып кайткан. И, Ходаем, “Казна ашы ашаган казалы булган”  диюләре шул микән әллә? Сөте җәл түгел, хөкүмәтнеке. Чын тиредән тегелгән яңа букчам харап булды. Аны  кочаклап рәхәтләнеп бер утырып еладым. Еламаслык та түгел, авансымның бер тиенен дә туздырмый, 2000 тәңкәгә сатып алган идем бит мин аны.  “Пенсиягә чыгар вакытым җитә инде, ни гомер, үземә затлы сумка гына  да алганым булмады бит”, - дия-дия, тешемне кыса-кыса, күзләремне йома-йома, алган идем шул. Сатучыны әйтим тагын, чукынчык, бер тиен дә ыскидка ясамады. “Аның  хакы 5000 тора иде, болай да үз бәясеннән дә арзанракка бирәм әле, рәхмәт әйт”, - дип әллә алдады, әллә алданды шунда. Аллакаем гына диген, сумкамның бөтен җиреннән-кесәләреннән, бүлекчәләреннән сөт исе аңкыймы, аңкый!  Җитмәсә, әчегән сөт исе килә.
Буласы булган инде, бур булдым да хур булдым. Калган сөтемне җыеп газ плитәсенә утырттым да, эремчек ясарга  уйладым. Газ яндырып кайнатып җәфаланасы да калмаган. Ул эремчекнең әчелекләре, һич авызга кабарлык түгел менә,  әрем дигәнең  бер читтә торсын.
Казна ашын ташлап булмый бит инде! Уйлап-нитеп тормадым, тоттым да сукрана-сукрана тавыкларыма чыгарып салдым. Ә иртән... иртән чыккан җиремә... Күз карасы кебек саклаган дүрт тавыгым җан тәслим кылган. Әллә аларга да хәрам ризык килешмәде инде. Әй, булмый инде булмагач...
Зилә Мөдәррисова

фото:https://yandex.ru/images/search?text=женщина%20с%20авоськой%20картинки&img_url=https%3A%2F%2Fs1.babiki.ru%2Fuploads%2Fimages%2F02%2F51%2F37%2F2016%2F06

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев