Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Ике күзле ташкабак кыйссасы

Шәһәр кибете. Кибет тулы халык. Кибеткә ана белән кечкенә кызчык килеп керделәр. Ул сабыйның матурлыгына, сөйкемлелегенә бөтен халык ах! итеп куйды.

 


Ул бит яшелчә генә
Чыннан да, туганда бу балага Аллаһ кулы белән кагылган, диярсең. Зур зәп-зәңгәр күзләр, куе озын керфекләр, ак шапкасы астыннан бөдрә алтын чәчләре күренеп тора. Кар бөртекләре төшкән ак туны бигрәк йөзенә килешеп тора. Ә бияләйләр урынына тунының түшенә кадәр муфта эленеп тора.

Шул муфтаны күргәч, унсигезенче гасырга  ишек ачылган сыман хис итеп куйдым үземне. Курчак  сыман кыз  товар  җыяр өчен әнисенең кәрҗин алганын күрде дә, кибетнең зур тәрәзәсе  янына йөгереп килеп карап тора башлады. Кешеләр кибеткә нигә килгәннәрен онытып, сабыйны күзәттеләр.
- Берәр тәмнүшкәгә күзе төште ахыры, хәзер әнисеннән сораячак,-дип фаразладым мин, -чөнки тәрәзә төбендә  матур  тартмаларда яңа ел бүләкләре тезелеп тора иде.

    - Әнием, ярдәм итик. Анда тышта салкында бер карт  әби  ике күзле кабачок сатып тора. Аларга бик салкын. Әнием, әйдә чыгыйк алар янына.
     - Нинди шәфкатьле бала! Балакай, безнең  бу кырыс заманда андый булырга ярамый! Кабачок булса ни! Ул бит тере түгел. Бары тик яшелчә генә! Нинди күзләр булсын ул кабачокта?! Ике төштән бозыла башлагандыр әле! Шул гына булса булыр менә! И вообще!!! Хәзер салкын кыш. Кабачок туңган һәм тәме дә юк. Эче куш аның, дип такылдый башлады матур киемле таза хатын, тулы кәрҗиненнән кассирга  товарларын күрсәтә-күрсәтә.

-Бигрәк күбәйделәр пенсионерлар. Кая карама...алар! -дип кушылды урта яшьләр тирәсендәге бер ир. -Пенсия түлиләр бит аларга. Шул пенсия акчасына яшәп була бит. Син беләсеңме соң, нәрсә ул пенсия, матур кыз? Әнә яшьләр эш таба алмыйча акчасыз яшиләр. Ә әбиләргә Хөкүмәт акча түли. Мескенләнеп, салкында кабачок тотып басып тормасыннар.

 Кыз берсүз дәшмичә күзләрен йөртеп  тыңлап тора бирде, ә бер кулы белән һаман  әнисенең җиңеннән тартты.

-    Сабый алдында оят түгелме сезгә?! Сүзегезне уйлап сөйләгез!  Ничек итеп пенсионерларга яшәве рәхәт булсын ди? Фатирларына түләгәч, күпме кала соң аларның акчалары? Сәламәтлекләре юк, дару алырга да кирәк бит әле. Ярый, минем әниемнең пенсиясе кебек 19 мең булса. Ә күршебезнеке кебек 9 мең булса?! Ялгыз бабай. Хатыны, балалары юк. Ач яшәр иде, подъездыбыз белән аны ашатып тормасак. Мин авылдан алып килгән ит, тавык кертәм, бер күршем бәрәңге, яшелчәләр кертә, берсе кышкылыкка япкан банкалар белән салатлар, сөт кертә. Кием-салым бирәбез. Нәрсә? Күрә торып ачтан үтерикмени? Башкалар кебек, күрми узыйкмы? Ә иртәгә үзебез шул хәлгә калсак? Яхшы булырмы? – дип  ярсып кушылды озын пальто кигән бер ир кеше.

Матур кызның әнисе кассир янында товарларына акча түләгәч, кызы белән кибеттән чыктылар.
 -Әнә,  әнә, әнием. Әби ике күзле кабачокны сөлге белән төреп куйган инде.

Чыннан да, кибет каршында мамык шәл ябынган кечкенә генә әбекәй басып тора. Аның кулында сөлгегә төргән җәй кунагы – ташкабак  (кабачок) карап тора иде.
  - Миланочка, барып сора әле әбидән, ничә сум тора икән кабачок,-диде  яшь хатын.
   -Илле сум тора, әни, -диде, әйләнеп килгән бала.

Әнисе балага 200 сум акча  тоттырды да, кабачокны сатып алырга кушты. Сдачасын алмаска, әбигә  200 сум бирергә кушты. Әби андый зур акчаны алмаска теләп ике кулын күтәреп каршы тора башлагач,  әни кеше якынрак килеп әбигә аңлатты:
-Кабачок  200 сум тора, әби, алыгыз акчаны. Безгә ул бик кирәк,-диде.
 

Әби суза-суза догалар укып торганда, кыз әби  янындагы эскәмиядә сатылмаган, инде кар каплап киткән  өч  матур итеп бәйләнгән башмаклар күреп алды.

Кешеләр кибеттән чыгалар. Берсе дә әбинең башмакларын күрми, кызыксынмый, алмыйлар. Кыз бала чыккан кешеләргә карап уйланып торды да,  матур тавышы белән, җырлый язып: “Әбидән тапочкалар алыгыз, тапочкалар алсагыз, Яңа Елда бәхет килер, күрерсез!”  дип такмаклый башлады.
    -Богиня маркетинга! -дип русчалатып әйтә-әйтә теге чираттагы озын пальто кигән ир-ат якынлашты. – Өчесен дә бирегез, өч кызыма булыр. Аяклары өшемәс. Бик матур тапочкалар, –дип  әбигә акча сузды.

Бу көнне әбинең шатлыгыннан  көн яктырып китте, кояш та ягымлырак карый башлаган кебек булды. Әби догаларын укый-укый, теләкләрен тели-тели , аксый-туксый әкрен генә кайтырга борылды. Шулвакыт кибеттән кулларына 5-6 пакет  ашамлык  тутырып тоткан теге матур киемле таза хатын килеп чыкты да, ашыга-ашыга  әби янына таба борылды.
 

Тулысы белән "Заман сулышы" газетында

ЛЮЦИЯ ЗАКИРОВА

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев