Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Кайнанам гел иремнең элек йөргән кызын сөйли

Боларның барысын нигә язаммы? Чөнки аларга кайткан саен, кайнанам миңа аның элеккеге йөргән кызы турында сөйли. Ирем алдында түгел, икебез генә калгач.

 

Ирем белән өйләнешеп яши башлаганыбызга 6 ел инде. Никахка кадәр 1 ел очрашып йөрдек. Мин аны беркемнән дә аерып алмадым. Без танышканда аның йөри торган кызы юк иде. Мин түгел, ул беренче булып миңа игътибар итте – килеп үзе сүз дәште.

Боларның барысын нигә язаммы? Чөнки аларга кайткан саен, кайнанам миңа аның элеккеге йөргән кызы турында сөйли. Ирем алдында түгел, икебез генә калгач.

-Мин ул кыз турында хәзер бөтен нәрсәне беләм инде.
-Аның нинди чибәр икәнлеген.
-Гаиләләренең авылда хәлле булып саналуын, бай булуларын.
-Аның ничек киенүен. Нинди яңа киемнәр сатып алуын.
-Авылга аның гаиләсе белән кайчан кайтуын, кайчан китүен.
-Тагын әллә ниләр, әллә ниләр...

Иремнең миңа кадәр авылда бер кыз белән очрашып йөргәнен мин, әлбәттә, белә идем. Ирем аны миңа үзе әйтте. Кыскача гына итеп. «Әйе, 2 ел очраштык, аннан аерылдык. Холкы ошамады, капризларыннан ардым», – диде. Шуның белән сүз бетте. Мин артык сораулар бирмәдем. Нигә кирәк инде ул миңа? Яшьлектә кем кем белән очрашмаган? Минем үземнең дә йөргән егетләрем булды бит. Әмма кияүгә аларга түгел, иремә чыктым.

Ә кайнанам, күрәсең, ул кызны инде үзенең килене урынында күргән һәм шуңа күрә һаман да тынычлана алмый. Мин аны да аңлыйм, ләкин үземә дә бик кыен. Ул кыз турында тыңлавы дим. Күп вакыт берни дәшмичә генә тыңлыйм. Ә кайвакыт сораулар да биреп куям әле! Сүз юктан сүз булсынга инде...

Нишләргә дә белмим. Кайнанам берәр кайчан бу хакта сөйләми башлаганны көтәргәме миңа? Берәр вакыт туктарга, килене мин булу белән килешергә тиеш бит инде ул: без ирем белән дус, матур яшибез, кызыбыз үсә. Мин булдыра алганча кайтканда килен хезмәте күрсәтергә тырышам. Каршы дәшкәнем юк. Әллә кайнанам шуннан файдалана инде. Мине беркайчан дәшмәс дип уйлыймы?
Каршы дәшә алам, билгеле. Нигә боларны миңа сөйлисез дип кискен итеп туктата да алам. Тик бит ул очракта ике ара бозылыр дип куркам. Иремә дә бу бер дә ошамас. Әнисе белән мине дуслар дип бик сөенә ул.

Ярый әле теге кыз да инде кияүдә. Кайнанам сөйләвеннән аңлаганымча, алар да матур яши. Шулай булмаса, мин авылга кайтып та йөри алмас идем, мөгаен. Иремне югалтудан куркыр идем. Әни сүзе барыбер колакка керә бит ул. Әле хәзер дә шикләнәм, миңа сөйләгән сүзләрен улына да кабатлап сөйләмиме икән кайнанам?

Гөлфия (исемемне үзгәртеп яздым)

Чыганак: Сөембикә журналы

 http://shahrichalli.ru/news/yazmalarda-yazmyish/kaynanam-gel-iremne-elek-yrgn-kyzyn-syli

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев