Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Күңел тынычлыгы булсын

Бәхеттә-нигъмәттә яшисең килсә, шөкер ит, дип әйтә иде минем унөч ел буе сукыр булып торган әбием Миңлебәдәр. Урыны җәннәттә булсын. Безгә, оныкларына бик күп догалар өйрәтеп калдырды. Шул догалар безне әле һаман да саклыйлар, Аллага шөкер.


Иртән уянып күземне ачуга, Аллага шөкер, бүген дә исән-сау йоклап тордым, дип, күңелемнән Аллаһка рәхмәт укыйм. Өстәл яныннан киткәндә, ашарга ризыгым булганга шөкер итәм. Бакчама чыксам, көннең матурлыгына сокланып, май  кояшына карап, әле ярый шушы гүзәллекне күрергә күзләрем, шушы хәтфә үләннәргә басып йөрергә аякларым, үземә ошаган, күңелемә якын кешем  булганга сөенеп, көненә әллә ничә тапкыр рәхмәтләр укыйм. Әллә ни зур акчалар да, чәшке туннар да, кыйммәтле машиналар да өмет итмим, булганына да мең кат шөкер, алга таба да Раббым ризыктан, сулар һавадан,  саулыгымнан аермаса иде дип телим.


Кызганыч, Аллаһының шушы бушка биргән нигъмәтләрен кайберәүләр танымый, дөнья куып, байлык артыннан чабып, берәр бәхетсезлеккә очрагач, сәламәтлеген югалткач кына Аллаһны искә төшерә. Үзегез дә сынап караганыгыз бардыр, теге җитми, бу кирәк дип гел азсынабыз, акча җитми дип зарланышабыз, аз гына тешебез сызлап куйса да, күзебезгә бернәрсә күренми, ничек тә шушы сызлаудан котыласы иде дибез. Бу вакытта инде акчаның азлыгы да, берәүләр сыман ял итәргә бара алмау, беркөнне генә кибеттә күреп кайткан матур туфли, күлмәк  алу кайгысы да калмый. Тизрәк сәламәтләнеп, элеккечә тыныч күңел белән яшисе килә башлый. Ә менә шул күңел тынычлыгының да Аллаһыдан икәнен уйлап та карамыйбыз.

Мин гел  җан тынычлыгы, күңел тынычлыгы бир инде Аллаһым, дип йөрим.  Без  – мөэминнәр бу дөньяда да сау-сәламәт буласыбыз, бәхеттә-нигъмәттә яшисебез килә. Ахирәттә дә җәннәткә өмет итәбез. Менә шуның икесенә дә ирешү өчен без Аллаһы Тәгалә нигъмәтләренә шөкер итеп яшәргә тиешбез. Шөкер итсәк, Ул безгә биргән нигъмәтләрне кире алмас, аны арттырып та кайтарыр. Нигъмәтләр дигәндә без иң элек барыбыз өчен дә иң кадерле байлык – сәламәтлекне күз уңында тотабыз. Аллаһ кушканча яшәсәк, сәламәт булырбыз.  Бер галимнән сораганнар: «Синең алдыңда ике ишек булса, кайсын сайлар идең – мәчетнекенме, җәннәтнекенме?» – дип. Бер караганда, ул җәннәткә дип әйтер кебек. Җәһәннәмнән куркабыз, намаз укып, ураза тотып, җәннәткә керер өчен яшибез бит. Ә галим, мәчеткә керер идем, чөнки минем максатым Аллаһы Тәгалә, дигән.

 

Люция Закирова, Керкәле

Тулысынча "Заман сулышы" газетында

Фото: pixabay.com
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев