Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Хулиганнар ишегалдында торган ике машинага типкәләп зыян салган

Садриев урамындагы 54нче йорт янында, төнгегә машиналарын куйган ике хуҗаны күңелсез яңалык каршылаган.

Машиналар белән нәрсә булганын камерадан карап ачыклаганнар. Алар кырыеннан төнлә егет белән кыз тыныч кына үтеп китә алмаган- машиналарны типкәли башлаганнар. Йөрешләренә караганда - икесе дә исерткеч эчемлек тәэсирендә булган. Ак төстәге" Рено" белән кара "Приора" зыян күргән, "Приора" хуҗасы полициягә мөрәҗәгать иткән. Зыян сигез мең сумнан артыграк булган. Вандалларны хәзер полиция эзли. Хуҗаларның берсе социаль челтәргә дә язып чыккан:"Бәлки бу алар юлындага беренче генә ишегалды түгелдер, мондый хулиганлыкка бергәләп чик куярга кирәк,"-дигән ул язмасында. Дөрес сүзләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев