Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Кимендә икәү кирәк

Пластик банк картасы кәгазь акчаны инде күптән алыштырды.

Онлайн сатып алулар, төрле хезмәтләр өчен түләү, читтәге студент балаңа акча күчерү кебек эшләр гаять дәрәҗәдә гадиләште бүгенге көндә. Хәтта салым түләүне дә ике төймәгә басып кына башкарырга була. Саклык банкы кешеләрне цифлы карта белән эш итәргә өнди хәзер.  Кибетләрдә кайберәүләрнең телефон ярдәмендә  түләгәннәрен күргәнегез бардыр. Гомумән әйткәндә, телефоннарда андый кушымталар бар, бу катлаулы эш түгел.

Бүгенге көндә әле без пластик карталар белән эш итәбез.  Яныбызда йөрткән карта белән кибетләрдә, аптекаларда, кыскасы бөтен җирдә түлибез. Иртәме –соңмы ул карта турында мәгьлумат күп тармакларда  ачыкланачак.  Әлбәттә, бу мошенниклар, бик туры куллы булмаган кешеләргә, картагыз  турында белешмә алу өчен тагын бер ансат юл.  Һәрвакыт куллана торган картагызда күп күләмдә акча тотарга тырышмагыз. Анда кибеттән вак-төяк алырлык, югалткан очракта да, артык борчылырлык  булмаган сумманы гына тотыгыз.  Шуңа күрә, онлайн түләүләр, кибетләргә йөрү, төрле вак операцияләр башкару өчен кесәдә  йөргән дежур картадан тыш, тагын бер банк картасы булдыру зыян итми.

Ул карта сезнең шәхси саклау урыны булырга тиеш. Бу картаны кибетләрдә, онлайн түләүләр өчен кулланмагыз. Сездә аның барлыгы турында иң якын булган берничә кешегез белү җитә. Ә кибетләргә чыкканда, кирәкле сумнарны дежур картага күчерү авыр түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев