Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Күрәзәче: «Ирең ике атна эчендә кире кайтачак!»

Фантазияң никадәр генә бай булмасын, кайбер нәрсәләрне уйлап чыгарып та булмый. Әмма алар тормышта чынлап та була.

Адәм ышанмаслык хәл, хәтта күз алдына китерү дә мөмкин түгел, ә чынбарлык. Мин мондый хәлләрне берничек тә аңлата алмыйм инде, аңларга тырышып карыйм да җеп очын табып булмый. «Могҗиза!» – дип тел шартлатырга гына кала.

Бер яшь кенә ханымны ире ташлап китә. Монда хәтта сүз ярату-яратмау турында да бармый әле. Ирнең әйбәтме-түгелме икәне дә икенче планда. Кемдер сине ташлап китә икән, бу – фаҗига. Әйбәт кеше ташлап китсә, үзеңне начар, аңа тиң түгел бер җан иясе итеп тоясың. Начар кеше ташлап китсә – икеләтә кыен. Аны үзең ташларга җыенып йөргән булсаң да авыр хәтта. Гомумән, үзеңне ташланган кеше итеп тоюдан да кыенрак нәрсә юк. Вәт, хатын да кара көеп йөри хәзер, борчыла, өзгәләнә. Иренең кимчелекләрен искә төшерергә тырыша. Булмый, күз алдына гел әйбәт вакытлары килеп баса…

Шуннан күрәзәчегә бара бу. Күрәзәче кеше бәхетсезлегендә акча эшләп күнеккән инде, шундук үз бәясен әйтә: илле мең сум. Һәм ирең кире кайтачак. Ләкин ритуалны төгәл үтәргә кирәк, барысын да җиренә җиткерергә. Бер генә өлешен үтәми калсаң да, уңышсызлыкка юлыгуың бар. Килешәләр шулай. Күрәзәче бу хатынны: «Ирең ике атна эчендә кире кайтачак!» – дип ышандырып җибәрә.

Хатын көтә хәзер үзенең ташлап киткән ирен. Кире кайткач, үзәге өзелерлек булсын дип, әйтер сүзләрен әзерләп куя. Көн саен бизәнеп-төзәнеп йөри, караватларына йомшак ястыклар җәя, көн дә тәмле-татлы ризыклар пешерә. Ә ир кайтмый. Билгеләнгән вакыт узып киткәч, хатын бик борчыла һәм шул кызудан күрәзәчене судка бирә.

Судьялар күрәзәчеләрне бик өнәп бетерми бит инде, аферистка исәплиләр. Бу карчыкны да бөреп алалар хәзер, син адәм алдап акча эшлисең, гаепләүченең теләген канәгатьләндерәбез, бер миллионыңны әзерли тор, диючеләр дә була. Ә күрәзәченең үз туксаны – туксан.

– Син ритуалны җиренә җиткереп үтәмәгәнсең! – ди ул теге хатынга. – Әгәр үтәсәң, ирең кайтып керер иде.

Хатын да сер бирми:

– Үтәдем, – дип үзенекен сөйли. – Нәкъ менә син кушканча күзләремне йомып, иремне күз алдына китердем дә аның фотосын ишектән өйгә алып кердем, эчтән генә кайтуын теләп, син кушкан доганы кабатладым.

– Шул гынамы?

– Шул гына… – ди хатын.

– Ә «муж на час» чакырдыңмы соң?

Хатын, лап итеп, үзенең маңгаена суга:

– Вәт, әттәгенәсе икән! Онытканмын бит…

– Менә шул шул… – ди күрәзәче, бик эшлекле кыяфәткә кереп, – җиренә җиткереп үтәмәгәнсең, ә үзең мине гаепләп маташасың.

Суд утырышы шунда өзелә. Киләсе утырышның кайчан булачагын билгеләп таралышалар.

Хатын өенә кайткач, юк сәбәпне бар итеп, «муж на час» чакырта. Ялгыз хатынның өендә борасы, кадаклыйсы нәрсәләр күп бит инде. Әзрәк ирләр кулы тими торса, йорт күзгә күренеп гарипләнә башлый. Өстәвенә  үз ире дә бик алтын куллы түгел иде.

Үзеннән бер-ике яшькә өлкәнрәк яшь ир килә хәзер. Елмая. Күзләре ут булып янып тора. Шул зәһәр күзләре белән өйне өйрәнә дә бөтен җитешсезлекләрен төзәтеп чыга. Санаулы вакыт эчендә өй күзгә күренеп матурланып, төзекләнеп кала. Бәясе дә кыйммәт түгел. Бу кадәр осталыкка сокланып, хатын чәй әзерли. Сөйләшеп китәләр. Ирнең гаиләсе юк икән, якында гына тора. Сүзләре береккәч, табынга шәраб та килеп кунаклый. Шәраб телләрен чишеп җибәрә, күңелгә дәрт өсти. Музыка кушып җибәрәләр, бии башлыйлар… Ахыр чиктә бу очрашу иртәнге ашны бергә ашау белән тәмамлана.

Ир икенче көнне дә килә, өченчесендә дә… Мәхәббәт ярала болар арасында. Өйләнешергә сүз бирешәләр. Ә хатын күрәзәче өстеннән язган гаризасын кире ала…

Ни әйтмәкче идем соң әле… Ә-ә-ә… Әгәр нәрсәдер сез уйлаганча килеп чыкмый икән, күңелегезне төшермәгез. Бәхетегез сез уйламаганча да килеп керергә мөмкин.

Марат Кәбиров

Фото: gorobzor.ru

"Ватаным Татарстан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X