Менталь үсеше үзенчәлекле балалары булган әти-әниләргә ничек ярдәм итеп була
тормыштан

Менталь үсеше үзенчәлекле балалары булган әти-әниләргә ничек ярдәм итеп була

Лениногорскида менталь үсеше үзенчәлекле балаларның әти-әниләре белән очрашу булды.

Үзенчәлекле балаларга даими рәвештә ата-ана ярдәме кирәк. Еш кына мондый гаиләләр проблемалары белән  берүзләре генә кала. Баланың киләчәге өчен дә кайгыра. Ә андый балаларның күпчелегенә 18 яшьтән соң караучы- опекун кирәк була. Лениногорскида үткән очрашуда, опека  һәм попечительство секторы мөдире, ата-аналарга, караучы булуны ничек рәсмиләштерү тәртибен аңлатты. Ә "Исток-Башлангыч" үзәге вәкиле, менталь үсеше үзенчәлекле балаларга 18 яшьтән соң  да социаль ярдәм күрсәтүләре,  нинди төр ярдәм булуы турында белешмә бирде. 


Нет комментариев