Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

“Әни" диясем килә

Бик акыллы булып үсте аның Фәрите. Тәртипле, сүз тыңлаучан булды. Сеңлесе Алияне үстерешергә дә ярдәм итте, бакчадан да үзе алып кайта иде сеңлесен.

Үсә-үсә әлләни булды аның Фәритенә. Урамга, дуслары янына чыгып китәргә җай гына эзләп торды.

“Әбием, әбием!” дип, үкереп елап кайтып кергән дүрт яшьлек оныгын ничек итеп юатырга да белмәде Фәридә. “Тагын ни бул­ды инде, улым?” дигән со­рауга Нияз такмаклый-такмаклый: “Алар миннән көләләр, синең әтиең дә, әниең дә юк. Алар сине ташлап киткән дип үртиләр!” – дип, күз яшьләрен түкте сабый. Оныгын тынычландырыр­га кирәк иде Фәридәгә. Юешләнеп, бозланып беткән киемнәрен сал­дырып, тәмле итеп сөтле чәй ясап бирде ул аңа. Үзе, оныгына күрсәтмичә генә, яшьле күзләрен сөртте.

Бик акыллы булып үсте аның Фәрите. Тәртипле, сүз тыңлаучан булды. Сеңлесе Алияне үстерешергә дә ярдәм итте, бакчадан да үзе алып кайта иде сеңлесен. Үсә-үсә әлләни булды аның Фәритенә. Урамга, дуслары янына чыгып китәргә җай гына эзләп торды. Әнисе рөхсәт итмәсә, алдарга да өйрәнде. Дуслар янында рәхәт шул. Тәмәке тартыр­га, сыра эчәргә дә өйрәнеп китте дуслардан. Менә шул компаниядәге бер матур кыз Миләүшә белән дус­лашып киттеләр алар.

Ә бер көнне, Миләүшәнең әти-әнисе авылга кайтып киткәч, Фәрит кыз янын­да куна калды. Кунып йөрүләр ешаеп киткәч, яңа хәбәр дә озак көттермәде, Миләүшә үзенең авырлы булуын әйтте. 18 яше дә ту­лып җитмәгән, беркайда да укымаган, эшләмәгән кызларына әти-әнинең бик нык ачуы килде. Әтисе: “Балаң кемнән, шунда яшә! Эшләмәгән, укымаган, тәртипсез кыз миңа кирәк түгел!” – дип, өеннән үк куып чыгарды. Ә Фәридә “Ярар, яшәп кара­гыз инде”, диеп, Миләүшә белән Фәриткә үз янында яшәргә рөхсәт итте. Икесе дә беркайда да эшләмәгән малай белән килен чыгып югала башлыйлар. Вакы­ты белән икешәр-өчәр көн кунарга да кайтмыйлар. Кайтып керүгә үзләреннән сыра, тәмәке исе аңкып тора. Тормышны алып бару үз җилкәсенә төшсә дә, әни кеше башта барысы­на да түзә. Ашарга, фатир­га түләргә кирәк, ә балалар эшләргә теләми, тиздән бала да туачак. Фәридә, Миләүшәнең әти-әнисенә барып, сөйләшеп карый, тик алар кул гына селтиләр. Фәридә киленнең үзе белән дә сөйләшеп карый. “Кызым, авырлы хатын­га ярамый алай эчеп, тар­тып йөрү. Миңа сәламәт онык алып кайтуың кирәк!” – ди.

Аллаһының рәхмәтедер, Миләүшә, әкренләп булса да, кул ара­сына керә, көмәне зурай­гангамы – кичләрен дә күбрәк өйдә үткәрә баш­лый. Озакламый ике там­чы судай Фәриткә оша­ган малай дөньяга аваз сала. Бик яраталар алар улларын. Фәрит тә аңына килә, эшкә урнаша, улын сагынып кайтып керә. Сабыйның һәр хәрәкәтенә, яңа “шөгыленә” куанып, улы белән әвәрә килеп үткәрә вакытын. Озакла­мый кулдан очсыз гына хакка “Жигули” сатып ала. Менә шулай тормышлар җайга салына. Фәридә ба­лалары өчен сөенеп туял­мый. Ә бәла дигәнең һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп ишек кага.

Әйбәт кенә хезмәт хакы, премия алган Фәрит, шәһәргә базарга барып, кием-салым, машина­га кышкы тәгәрмәч алыр­га дип, Миләүшә белән юлга кузгалалар. Нияз әбисе белән кала. Иртән үк себереп торган буран төштән соң, көчәйгәннән-көчәя барып, кайтыр юлга чыкканда күз ачкысыз­га әйләнгән иде. Тәрәзәгә туктаусыз сылаган юеш карны “себергеч” чистар­тып та өлгерә алмый. Алда юл күренми. Кар­шыга килүче машина­ны да шәйли торган түгел. Фәрит каршындагы то­таш аклыкның, кинәт кенә үзгәреп, караңгылык биләп алуын сизми дә кала. Ко­точкыч көчле бәрелүдән кычкырырга да өлгерми калалар. Аларның маши­насы, сытылып-изелеп, “КамАЗ” астында кала...

Ашыгыч ярдәм, по­лиция машинала­ры килгәндә Фәритнең җансыз гәүдәсе әле суы­нырга да өлгермәгән була. Миләүшәне, көчкә тимер-томыр арасыннан ара­лап, хастаханәгә озаталар. Ике тәүлек аңына килә ал­мыйча, реанимациядә җан бирә ул.

Фәридә, кулында яшь бала тотып, аңгыраеп кала. Нишләргә, ничек үстерергә бу имчәк бала­сын? Фәридә чарасызлык­тан нишләргә дә белми. Кода-кодагыеның “Бала­лар йортына бирик моны. Син үстерә алмаячаксың” дигән сүзләреннән Фәридә айнып киткәндәй була. “Юк, беркемгә дә бир­мим, беркая да җибәрмим, оныгымны үзем үстерәм. Ул бит Фәритемнең төсе, нәселебез дәвамчысы”, – дип, кечкенә Ниязны ку­енына тагын да ныграк кыса...

Хәзер инде Ниязга дүрт яшь. Әнисе белән әтисенең кайда булуларын ул әле аңлап та бетерми, ә әбисе ничек әйтергә-аңлатырга да белми. Ә бер көнне Нияз: “Әбием, әнием ба­рыбер кайтмый, син ми­нем әнием бул әле, малай­лар да үртәмәсләр”, – дип әйтмәсенме?! Әбисе яшьле күзләре белән оныгының ике як битеннән үбеп алды һәм: “Әйт, улым, ни­чек телисең, шулай әйт!” – дип, яшьле күзләрен сөртте. Хәзер генә аңлады Фәридә: балага ул әби дә, әти дә, әни дә бит!

Фирая ИСЛАМОВА.

Исәнсеф-Чишмә – Азнакай.

Фото-Pixabay.com

 http://muslumirc.ru/news/stati/ni-diyasem-kil-r

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X