Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Таһир Шәмсуаров: Җайдак эзли татар атлары

Күптән түгел "Заман сулышы" газетында Мөэмин-Каратайдагы татар атлары турында мәкалә чыкты. Аны Таһир Шәмсуаров җибәрде. Шушы атлар янына баргач, Таһир абыйның күңелендә шигырь уты кабынган һәм менә шигырь әзер дә.

"Җайдак эзли татар атлары"


Урам буйлап атлар томырыла,
Үзебезнең татар атлары.
Искә төшә ярсу шул атларның
Далаларны гизгән чаклары...

Һәр яугирнең ике гаяр аты,
Тиң байталлар кайда бар тагы?!
Дөнья буйлап мөһер уеп калды
Татар атларының тоягы.

Атка түгел авыл малайлары
Телефонга бүген тартыла.
Ялларына ятып чабумы соң-
Сыйпарга да курка, тартына.

Җиңү дибез икән, Ватандашлар
Онытмаска атлар турында.
Дүрт аяклы азмы дусларыбыз
Ятып калды сугыш кырында.

Татар атсыз гомер сөрә димим,
Өмет белән атлый уйларым.
Бәйгеләр бар, атсыз узамыни
Милли бәйрәм Сабан туйлары!

Искә төшеп китә чаптарларның
Далаларны гизгән чаклары.
Урам буйлап атлар томырыла,
Җайдак эзли татар атлары!..

 

Таһир Шәмсуаров

Ләйсән Рахманова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев