Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

"Әтием алдында тезләнеп еладым..."

Бала тудыру йортында сабыеннан баш тарткан ана кичерешләре белән бүлеште.

Бала тудыру йортында ташланган сабыйлар дөньяга килгәч тә ана җылысыннан һәм мәхәббәтеннән мәхрүм кала. Бу дөньяда алар артык, алар әти-әниләренең тормышында артык...

Статистика буенча, Русиядә туган балаларның 1 процентыннан баш тарталар. Бу ел саен 2,5-3 мең бала, дигән сүз. Килешәсездер, саннар кечкенә түгел. Өстәвенә, күпчелек очракта үсмерләрдән туган түгел, ә 20-27 яшькә кадәр хатын-кызлар үз балаларыннан баш тарта.  

Мондый аналар белән "Кызыл таң" укучыларын без дә таныштырырга булдык. Аларның, исемнәрен, кайда яшәүләрен күрсәтү кирәкмидер...

  "Мин улымны бала тудыру йортында калдырдым һәм аны шунда ук баласыз парга тапшырдылар. Минем инде 5 яшьлек кызым бар иде, ә менә ирем юк. Әни иртә үлде, ә әти өйгә "уйнаштан туган" бала белән кертмәячәген әйтте. Мин аның алдында тезләнеп еладым, ярты ел булса да өйдә яшәргә рөхсәт итүен сорадым, ләкин ул баш тартты. Ә бала тугач, дәваханәдә мине аны калдырырга үгетли башладылар. Таныш акушеркага сәламәт бала кирәк иде һәм ул мине улыма яңа гаиләдә яхшы булачагына инандырды, ә минем бернинди перспективам юк. Баланы тәүдә сабыйлар йортында калдырырга, ә аннары алырга мөмкин икәнлеге башка да килмәде.  

Инде вакыт күп үтсә дә, мин аны искә төшергән саен һаман елыйм. Мин баламны ташладым. Мин шундый әшәке. Әйе, мин беләм, минем күп кенә танышларым аборт ясаган, димәк, шулай ук баладан баш тартканнар. Алар аны үтергәннәр. Ә минем улым исән һәм сәламәт, укый, спорт белән шөгыльләнә.   Ел саен мин аның турында белешеп торам. Йөрәгем сызлый. Әти-әнисе аны бик яратуын, иркәләвен дә беләм.   Бераздан икенче тапкыр кияүгә чыктым, әмма башкача балаларыбыз булмады. Шушы гөнаһым өчендер инде..."

Чыганак

 https://matbugat.ru/news/?id=31673

Фото: fedpress.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X