Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

Тормыш язган хикәятләр

Тормыш булгач, төрле хәлләр, төрле вакытлар була. Ничектер, язылмаган закон диикме, еш кына кайнаналар киленнәреннән зарлана.


«Әни» дигән балага «кызым» дип дәштеңме?

Тормыш булгач, төрле хәлләр, төрле вакытлар була. Ничектер, язылмаган закон диикме, еш кына кайнаналар киленнәреннән зарлана. Юньле мөнәсәбәт, кадер-хөрмәт булмаудан жәлләп тә куясың үзләрен. Тик яшь чактагы кыланышлары белән таныш булганнарыннан шул вакытта: “Ә теге чакта, килен бу йортта яңа вакытта, эш рәтен белмәгәндә, сабыр итә белдеңме? Үзең ничек каршыладың? «Әни» диеп, бусагаңны атлап кергән балага «кызым» диеп дәшә алдыңмы?” – дип сорыйсылар килеп китә...


Әзер чәйгә торыргамы, әллә...

Бистәдә яшәүче танышымның ире һәр иртәдә чәйне үзе әзерли, аннан соң хатынын иртәнге ашны ашарга чакыра.
Билгеле, газ өсте пычранган, чәй бөртекләре чәчелгән... Нишләргә? Орышыргамы? Әзер чәйгә торыргамы, әллә үзең әзерләп эчертергәме, ул очракта газ өстең дә чиста торачак...
Ул беренчесен сайлады... Ә сез?

Ирегез өйдәме, курткасы чөйдәме?

Ирегезнең әйберләре еш кына үз урынында тормый. “Хәзер түргә генә кереп чыгам да,”– дип, куеп кына торган курткасы диванда, иртә белән носкилары да карават кырыенда яки өй уртасында ук калган. Җайлап әйтеп карыйсың, орышып. Тавыш чыга, өйнең яме калмый. Кемнәрдер инде кешене үзгәртеп булмасын аңлый, шуңа да мондый очракларда иренә берни әйтми, киемнәрен үзе урынына алып куя. Ә мин, ишек төбендә яткан куртканы күргәч, хәзер күңелемнән үземә анкета тутыртам:
–Курткасы өйдә, димәк, ул кемдер янына киткәнме?
–Куртка шунда торганнан дөнья үзгәрдеме? һ.б. Җавапларымнан җаныма рәхәт булып китә, күңелдә ачуның “а” хәрефе дә калмый...

Балалар да сабак бирә

Танышларымның Ислам исемле оныклары бик күңелле, тәртипле егет булып үсеп килә. Ике яшьләрдә ул рус милләтеннән булган күршеләренә уйнарга керә. Лена апасы уйнап арыган балаларны чәй белән сыйлый.
–Ислам, чэй тэмле? – дип сорый Лена апасы, телне боза-боза булса да.
–Кусно, кусно (вкусно диюе), – дип җавап бирә Ислам, аның күңелен күреп.
...Бер олыны, бер кечене тыңла дигәндәй, кайчакта балалар да шулай, кеше күңелен күрә белүләре белән, сабак бирә...


Зөләйха ХАФИЗОВА
Фото: pixabay.com/ru

Чыганак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/tormysh-yazgan-khikyatlr251118

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев