Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
тормыштан

ЯҢА СТАНДАРТЛАР: «БРЕЖНЕВ КАШЛЫ КЫЗНЫ САГЫНАМ…»

Һәр гасыр матурлык турында үз кануннарын һәм үз карашларын булдыра. Кешелек барлыкка килгәндә матур дип саналган әйберләргә урта гасырларда көлеп караганнар. Хәзерге «90-60-90»ны да 50 ел элек аңламаганнар. Замана кызларының матурлык стандартлары нинди? Сезгә аларны егетләр күзлегеннән тәкъдим итәм.

1. Чәч.

Замана кызлары чәчләренә зур игътибар бирә. Егетләр нәрсә аңлатканын белмәсә дә, «ботокс», «ламинатлаштыру» кебек сүзләрне еш ишетә. Чәчләрнең төсләре төрлесеннән. Прическалар шулай ук төрле, әмма күпчелек кызларда чәчләр озын. Тик, игътибар! Озын чәчләргә кагылыр алдыннан рөхсәт сорарга кирәк! Чөнки аларның ясалма рәвештә үстертелгән булуы мөмкин.

2. Каш.

Элек кешеләр каш ясау өчен күмер куллансалар, хәзер каш ясауның да ысуллары күп. Бик теләсәң, беркайчан бетми торган итеп, гомерлеккә дә ясап куя алалар. Замана кашларының формаларына килгәндә, алар шулай ук төрле. Иң популяр төр – Брежнев кашлары.

3. Ирен.

Замана кызларының иреннәре камера күрүгә автомат рәвештә алга сузыла…

4. Смартфон.

Ә камераны иреннәр еш күрә. Чөнки кәттә телефон шулай ук замананың матурлык стандарты.

5. Тырнаклар.

Тырнакларга килгәндә, кызларга рәхәт хәзер. Бер ясатып куялар да, ай буе шуның белән йөриләр. Ниндиләре генә юк аларның да! Озын, кыска, очлы, шакмаклы… Чәчәкле, ташлы, хәтта үз портретыңны да ясап куйсаң була. Тик, кызлар, сер итеп кенә әйтәм: статистика буенча, күпчелек егетләргә озын тырнаклар ошамый икән.

6. Фигура.

Әлеге категориядә «90-60-90» кагыйдәсе саклана кебек. Тик ул бик азларны кызыксындыра. Иң мөһиме: Инстаграмыңда спорт киеменнән спорт залда төшкән фотоң булсын! Андый фото булса, стандартларның берсен үтәгән буласың.

7. Киемнәр.

Бу бүлеккә дә бик күп язып булыр иде. Кызлар, ертык джинсыларга да, күлмәк белән кроссовки киюегезгә дә, ачык кендекләрегезгә дә өйрәнеп беттек инде. Тик ничектер гүзәл затлар булып калыгыз әле. Каршыга егет кеше киләме, әллә кызмы дип уйларлык булмасын иде.

Илгиз Шәкүров

чыганак:http://yalkyn.com

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X