Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Зөлфия Төхвәтуллинадан ассорти

3 литрлы банканың төбенә карлыган, чия яфрагы, 10 бөртек (горошек) кара борыч, 3-4 канәфер, 2-3 имән яфрагы (булмаса да куркыныч түгел), укропның өлгергән башы салына. Аннан соң урталай ярылган суган, кишер, 3-4 кисәккә ярылган уртача кәбестә, кыяр, помидор, эре-эре телемнәргә киселгән кабачок, болгар борычы (аларны төрлечә аралаштырырга була, төп компонент...

3 литрлы банканың төбенә карлыган, чия яфрагы, 10 бөртек (горошек) кара борыч, 3-4 канәфер, 2-3 имән яфрагы (булмаса да куркыныч түгел), укропның өлгергән башы салына. Аннан соң урталай ярылган суган, кишер, 3-4 кисәккә ярылган уртача кәбестә, кыяр, помидор, эре-эре телемнәргә киселгән кабачок, болгар борычы (аларны төрлечә аралаштырырга була, төп компонент - кәбестә), 4-5 өлеш сарымсак саласың.
Банка тулгач, кайнап торган су саласың, 10 минут торгач (ул арада икенче банканы тутыра торасың), суын кастрюльгә бушатып, 3 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы салып кабат кайнатып чыгарасың, ул кайнаган арада 3 аш кашыгы уксус салып куярга онытмаска! Кайнап чыккан рассолны банкага салып, капкачын ябасың.
Искәрмә: барлык банкалар да тимер капкачлар белән ябыла. Әгәр банкаларны әзерләгәндә тиешле нормалар һәм чисталык сакланса (аларны парда тотып стерильләштерү һәр рецептка да мәҗбүри), бер генә банкагыз да "атмаячак".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ассорти

2
X