Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

2018 елда Казанга 20 яңа трамвай кайтарылган

Соңгы өч елда республика башкаласына пассажирларны йөртү өчен берничә дистә яңа трамвай һәм троллейбуслар сатып алынган.

Быел Казанның трамвай паркы 20 яңа машина белән тулыланды. Яңа вагоннар Екатеринбургның “Уралтрансмаш” предприятиесендә җитештерелгән.

2016 елдан башлап, республика башкаласының электр транспорты паркында барлыгы яңа 52 трамвай һәм 85 троллейбус барлыкка килде.

Бүгенге көндә шәһәр электр транспортының маршрут челтәре 140 троллейбус һәм 72 трамвайдан тора. Троллейбуслар маршрутының озынлыгы – 273 чакрымга, трамвайларның – 159 чакрымга, метроныкы 18,3 чакрымга җитә.

2018 елның октябрендә “Метроэлектротранс” МУП карамагына сынау өчен, өч секцияле 71-409-01 модельдәге трамвай кайтарылды.

Моннан тыш, якын арада шәһәр юлларына зур класслы икенче буын КАМАЗ-6282 электробусы чыгачак. Ул пассажирларны 3нче маршрут буенча Академик Глушко урамыннан Елга портына кадәр йөртәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/22/175655/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трамвай