Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Аномаль эссе һава торышы һәм көчле давыл көтелә

Татарстанда урнашкан аномаль кызулык аркасында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтү белән чыкты. 14 һәм 15 июль көннәрендә республикада һава температурасының +38 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

Моннан тыш, бүген, дүшәмбе көнне кичке алтыдан алып иртәгә, 14 июль киченә кадәр көчле яңгыр, яшен, тизлеге сәгатенә 23 метрга кадәр җитү белән җил һәм град булу фаразлана.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә: эссе һава торышы бик куркыныч булырга мөмкин. Әгәр дә сез, яки яныгыздагы кеше үзегезне начар хис итәсез икән, кичектерми ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк, ә медицина хезмәткәрләре килгәнче, авыруны салкынча урынга яткырып, аякларын бераз күтәртергә, башка салкынча компресс куярга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев