Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Халык контроле" системасына ел башыннан 40 меңгә якын гариза килгән

25 яшьтән алып 44 яшькә кадәрге татарстанлылар әлеге электрон сервистан күбрәк файдалана. Аларның күбесе хатын-кызлар.

Агымдагы елның гыйнварыннан алып июль аена кадәр "Халык контроле" системасында 40 меңгә якын гариза калдырганнар. Бу хакта ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов онлайн-брифингта сөйләде. 

"Беренче яртыеллыкта системада 39 меңгә якын мөрәҗәгать һәм аларга карата 27 мең комментарий чыкты. Гражданнар шулай ук 79 мең тапкыр бер-берсенең гаризасын хуплаганнар," - ди министр урынбасары.

"Халык контроле" системасыннан ешрак 25 яшьтән алып 44 яшькә кадәрге татарстанлылар куллана. Шикаятьләрнең 60 процентын хатын-кызлар җибәрә.

Барлык кулланучылар өчен ачык булган иң популяр категорияләр булып территорияне төзекләндерү, юлларны ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру тора.  Ябык категорияләр буенча лидерлар - торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре һәм коронавирус таралуны булдырмау.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/14-07-2020/v-sistemu-narodnyy-kontrol-s-nachala-goda-postupilo-pochti-40-tys-zayavok-5756541

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев