Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Салкыннар вакытында Чаллы йортларында җылылык куллану 22%ка үскән

Җылылыкны гомуми исәпләү җиһазлары куелган күп фатирлы йортларда, фатирны җылыткан өчен түләүне экономияләү, күпчелек очракта шунда яшәүчеләрнең үзләреннән тора.

Узган ел белән чагыштырганда, быел Чаллыдагы кышкы температура түбәнрәк булган, уртача 11,8 градус , ә үткән елда 6,9 гына.  Йортларда  җылылык куллану 22%ка арта төшкән. Чаллы шәһәрендәге торак йортларның  99%ында  җылылык исәпләү җиһазы  бар. Фатирларны җылыткан өчен түләү тарифы  азаккы тапкыр 2020 елның июлендә  үзгәргән булган, 2021нче елда бернинди дә үзгәрешләр булмаган. Төзелеш , архитектура Һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җылылык өчен түләүне экономияләү  торак хуҗаларының үзеннән дә тора, Подьезд ишекләренең  ачык торуы,  кемнәрнеңдер  тәрәзәләре җылытылмаган булуы, форточкалар ачык калу-  җылылыкны чамасыз исраф итүгә китерә.  Нәтиҗәдә, җылылык күпме сарыф ителсә дә -түләү уртагыннан була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев