Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның 11 меңнән артык компаниясе дезинфекциягә субсидия алырга мөмкин

Кече һәм урта эшмәкәрлек субектларына ярдәм чарасы 15 июльдән гамәлгә керәчәк.

Әлеге ярдәм республикада гомуми эшчеләр саны 33 мең тәшкил иткән 11 мең ярым оешма һәм шәхси эшмәкәргә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы. Субсидия бер тапкыр бирелә һәм ул профилактика һәм дезинфекциянең бер өлешен каплау өчен каралган. Әлеге чаралар коронавирус таралуны булдырмау буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән бәйле.

Ярдәм өстәмә белем бирү, физкультура-сәламәтләндерү өлкәсе, кунакханә бизнесы, туклану өлкәсе, ремонт эшләре, химчистка, матурлык салоннары, санаторий һәм башка шундый тармакларда эшләүче оешмаларга күрсәтеләчәк,

Субсидияне алу өчен салым хезмәтенә электрон формада гариза җибәрергә кирәк. Моны салым түләүченең шәхси кабинеты аша эшләргә дә була. Гаризалар 15 июльдән 15 августка кадәр кабул ителә.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/business/14-07-2020/bolee-11-tys-kompaniy-tatarstana-mogut-poluchit-subsidii-na-dezinfektsiyu-5756549

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев