Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

10 мең сум акчаны тагын алырбызмы?

Дәүләт Думасында түләүләрне август аена 10 мең сум күләмендә озайтуны хупладылар.

Дәүләт Думасында 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне озайту идеясен уңай бәяләделәр.

Түбән палата депутаты Михаил Тарасенко август аенда мондый түләү, чыннан да, Россия гаиләләренә кирәк, дип белдерде, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә,РФдә коронавирус эпидемиясе әле тәмамланмаган. Кайбер предприятиеләрдә әлегә кадәр коронавирус аркасында чикләүләр гамәлдә, ә күп кенә россиялеләр әлегә пандемия аркасында югалткан эшне тапмаган.

Мондый түләү гражданнарга яңа уку елы алдыннан бигрәк тә кирәк булыр иде. Җәмәгатьчелек шулай ук август аенда тагын бер түләү башкаруын, ата-аналарга балаларны мәктәпкә җыярга ярдәм итүен сорый. Петиция инде 140 меңнән артык имза җыйган. 

 

https://www.mk.ru/social/2020/07/28/v-gosdume-podderzhali-ideyu-vyplatit-rossiyanam-s-detmi-eshhe-10-tysyach.html?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fyandex.ru%2Fnews


 http://atnya-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев