Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназиянең «Энҗе бөртекләре» театр коллективы «Сәйяр» фестивалендә Диплом белән бүләкләнде

Кечкенә артистлар уңышы.

Күптән түгел Казанда Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Сәйяр" балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. 

Бу тантанада Лениногорскиның 11 нче гимназиясенең “Энҗе бөртекләре”  театр коллективы катнашты. Алар “Өметле киләчәк” номинациясендә җиңү яулады. 

Театр коллективы җиңүче дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Җитәкчеләре - Әбүляизова Фәнзия һәм Әхмәтшина Фәридә. 

Башта әлеге – “Сәйяр” фестиваленең зональ туры узды. 11нче гимназиянең “Энҗе бөртекләре” коллективы Әлмәттә үткән зональ турда “Ике икең – дүрт” спектаклен тәкъдим итте. Ул чакта ук жюри, аерым алганда  Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөфәр Харисов коллективка зур бәя биргән булган. 

"Зональ турдан узып, коллективны Казанга бүләкләү тантанасына чакырдылар. Без бик шат. Балаларыбыз оста уйный", - ди Фәридә Әхмәтшина.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев