Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

11нче гимназиянең китаплар фонды тагын да тулыланды

“Татнефть” җәмгыятенең генераль диркторы урынбасары Азат Ягафаров Лениногорскиның 11нче гимназиясенә китаплар комплекты бүләк итте.

Мәктәп китапханәсе матур әдәбият һәм тарихи эчтәлектәге йөзләп экземпляр китапка баеды, әлеге китаплар компаниянең “Рухият” Хәйрия фонды тарафыннан нәшер ителгән.

Азат Ягафаров билгеләп үткәнчә, китаплар һәрвакыт зирәклек, белем чыганагы булып калды һәм калачак. Бигрәк тә үсеп килүче буын өчен кирәк. Хәзерге көндә әти-әниләр, әби-бабайларга караганда, укучылар китапны азрак укый, шунлыктан китапка карата кызыксыну уятырга кирәк.

“Лениногорскидагы 11нче гимназия шәһәрдә бердәнбер татар гимназиясе, ул шул ягы белән үзенчәлекле, туган телне, мәдәниятне, традицияләре саклаучы учак. Без күпчелек татар телендәге китаплар бүләк итәргә булдык. Бүгенге цифрлы технологияләр заманында, туган телгә һәм китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү мөһим”, - диде Азат Фердинандович.

Ул укыту процессын һәм өстәмә белем бирүне алып бару өчен китаплар фондын тулыландыру буенча укытучылар һәм укучыларның фикер-тәкъдимнәрен тыңларга әзер булуын белдерде. “Рухият” тарафыннан 220дән артык исемдәге төрле телдәге 370 меңнән артык экземпляр китап нәшер ителгән икән. “Татнефть” аларны республикадагы мәктәпләргә, музейларга, балалар йортына һәм башка социаль учреждениеләргә тапшыра.

Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков һәм Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин “Татнефть” компаниясенә, Азат Ягафаровка Лениногорск районы мәктәпләренә игътибар күрсәтелүе өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Гимназиянең директор урынбасары Венера Сәмигуллина кунаклар өчен мәктәп буенча экскурсия оештырды, театр студиясен, актлар залын һәм спорт залларын, шахмат зоналарын күрсәтте, башлангыч сыйныфларда шахмат элементлары белән укыту турында сөйләде. Гимназиядә алга максат куеп, эшли беләләр.

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев