Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

14 ноябрь – Бердәм Пенсион грамоталылык көне

Россия Пенсия Фонды 2019 елның 14 ноябрен Бердәм пенсион грамоталылык көне дип игълан итте – бу көнне бөтен ил буенча мәктәп укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары өчен пенсия белән тәмин итү нигезләре буенча дәресләр уткәреләчәк.



    Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре Республиканың барлык район мәктәпләрендә укучыларга пенсия алуга хокуклар, анын ничек формалашуы һәм нәрсәгә бәйле булуы, пенсия турында ни очен яшьтән ук кайгыртырга кирәклеген һәм «ак хезмәт хакы» алуның мөһимлеге хакында сойләячәк.

    Пенсия фондының террритриаль органнарында узачак  экскурсияләр барышында укучылар Пенсия  фондында эшнең ничек оештырылуы һәм хезмэткәрләрнең нинди функция башкарулары белән танышачаклар.

     «Бердәм пенсион грамоталылык көне укучы яшьләр арасында ел ахырына кадәр дәвам итәчәк мәгълүмат тарату, аңлату кампаниясенә старт бирә», -  дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

     Әлеге акция барышында яшьләрнең конституцион хокукларын яклау, аларны социаль проблемаларын хәл иту (яшьләрнең пенсион сәясәткә активлыгын системалаштыру) максатында  РФ Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык арасында үзара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшу турында Килешугә кул куелачак.
      

  • Исегезгә төшерәбез: инде берничә ел дәвамында укучы яшьләр өчен «Мәктәп укучыларына пенсия турында» дигән өйрәну интернет-ресурс эшләп килә. Әлеге сайттан укучылар Россиядә Пенсия системасының төзелеше, пенсияне дөрес формалаштыра башлау кебек мавыктыргыч мәгълүмат ала алалар.
  •  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев