Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

15 тәүлеккә утырасың килмәсә, тәрәзәңне каралтма

2014 елда Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрәзәләрен каралткан йөртүчеләргә карата 14,5 мең административ материал төзегән. Шул рәвешле кагыйдә бозучыларны 500 сум штраф көтә. Ләкин бер тапкыр гына штраф түләп котылып була. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, хокук сакчыларының таләбенә бармак аша гына карап, каралтылган тәрәзәле машинада ЮХИДИ хезмәткәрләренә...

2014 елда Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина тәрәзәләрен каралткан йөртүчеләргә карата 14,5 мең административ материал төзегән. Шул рәвешле кагыйдә бозучыларны 500 сум штраф көтә.
Ләкин бер тапкыр гына штраф түләп котылып була. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, хокук сакчыларының таләбенә бармак аша гына карап, каралтылган тәрәзәле машинада ЮХИДИ хезмәткәрләренә кабат элгүчеләр өчен максималь җәза - 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну каралган.
Казанда суд тарафыннан чыгарылып, гамәлгә кергән шундый карарлар бар икән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф