Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2 – 8 НОЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, атна башыннан кәефегез булмау ихтимал. Шуңа, беркем белән дә сөйләшәсегез килмәс. Берничә көнгә ял алып, берәр кая барып кайтыгыз, сәламәтлегегезгә дә файдалы булыр. Атна ахырында шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Финанс яктан уңыш елмаер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сез мактауга лаек булырсыз, гәрчә бернәрсә эшләмәсәгез дә. Атна уртасында эш мәсьәләсендә хаталар...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, атна башыннан кәефегез булмау ихтимал. Шуңа, беркем белән дә сөйләшәсегез килмәс. Берничә көнгә ял алып, берәр кая барып кайтыгыз, сәламәтлегегезгә дә файдалы булыр. Атна ахырында шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Финанс яктан уңыш елмаер.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сез мактауга лаек булырсыз, гәрчә бернәрсә эшләмәсәгез дә. Атна уртасында эш мәсьәләсендә хаталар ясавыгыз бар. Шуңа, эштән арынып ял итегез. Ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә. Гаиләсе булганнар бер-берсенә карата мәрхәмәтле булса иде.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, эш мәсьәлә­сендә үзен яхшы яктан күрсәтер. Хезмәттәшләрегез дә ярдәм итәргә әзер булыр. Әгәр сез җитәкче икән, тирә-ягыгызда таянырлык кешегез бармы икәнен яхшылап тикшерегез. Ял көннәрен гаиләгез белән үткәрү уңышлырак булачак.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада яңа эш башларга, яисә яңа мөнәсәбәтләр корырга теләсәгез, чамасын белегез. Мөмкинлекләргә карап эш итәргә өйрәнегез. Финанс яктан уңыш елмайсын дисәгез, эшлекле килешү төзегәндә кешенең киенүенә, үз-үзен тотышына игътибар итегез.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, бу атна сезнең өчен финанс яктан мөһим булыр. Чыгымнар белән бергә керемнәр дә булмыйча калмас. Гаилә һәм шәхси тормыш мәшәкатьләренә чумарсыз. Ялгызларга яңа танышу-очрашуга баргач, артык "шиковать" итмәсә ярый. Сәламәтлегегез турында кайгыртырга онытмагыз.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада бик актив булыр. Бигрәк тә, эш мәсьәләсендә. Төрле хәлләрдән җиңел генә чыгу юлын табарсыз. Атнаның икенче яртысында үзегезгә игътибар бирегез, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Тәмамланмыйча калган эшләрне башка вакытка калдыру яхшы булыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атнада күб­рәк шәхси тормышыгызга игътибар бирегез. Ялгыз булсагыз сезне яңа танышу-очрашулар көтә. Гаиләгез бар икән, бергә берәр кая барып ял итү комачау итмәс. Эшегездә мөһим үзгәрешләр көтелми. Ял көннәрендә өегезгә ремонт ясап алу турында уйларсыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, сезгә тирә-яктагылар киңәш бирсә, аны игътибар һәм сабырлык белән кабул итеп тыңлагыз. Кайчан да булса, аларның кирәге чыгуы ихтимал. Максатыгызга ирешәсегез килсә, әрсез һәм тәвәккәл булырга кирәк. Бу атнада финанс яктан үзгәрешләр көтмәгез.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, сезгә атна башыннан мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Шул карарлар ярдәмендә киләчәк тормышыгыз хәл ителер. Атна уртасында күңелле чарада катнашып, тормышыгызга үзгәреш кертәчәк кеше белән танышырсыз. Бәлки, ул сезнең сөйгән ярыгызга әве­релер.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләрнең тормышында төрле киртәләр барлыкка килергә мөмкин. Аларның килеп чыгуына сезнең тормышка булган җиңел карашыгыз гаепле. Бу атнада бернәрсә дә эшләмичә ял итәсегез генә килер. Ләкин, калган эшкә кар яуганын яхшы беләсез, шуңа вакытны бушка үткәрмичә эшкә керешегез.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларны бу атнада вак-төяк эшләр көтә. Ләкин тирә-яктагылар комачаулап торганда аларны башкару авыррак булыр. Максатыгызга ирешә алмау кәефегезне төшерер. Шунысы куандыра, финанс яктан уңыш елмаячак. Ял көннәрендә дуслар белән очрашу күңелле үтәр.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, максатыгызга ирешү җиңелләрдән булмас, сездән күп көч һәм игътибар таләп ителә. Шулай ук, киртәләр, авырлыклар көтелә. Юридик өлкәгә кагылышлы кәгазьләр белән эш алып барырсыз. Балаларыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп с 2 по 8 ноября 2015