Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2019 елда Татарстанда 19 меңнән артык сукбай эт һәм мәчене тотканнар

Узган ел Татарстанда 19,8 мең сукбай эт һәм мәче тотылган. Бу хакта иясез хайваннарны контрольдә тотуның яңа кагыйдәләренә багышлап, «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы Артур Исмәгыйлев сөйләде.

 

«2019 елда республикада хуҗаларсыз калган 19,8 меңнән артык эт һәм мәче тотылган», — дип хәбәр итте Исмәгыйлев.

Аның сүзләренчә, сукбай хайваннар белән эш итүнең яңа кагыйдәләре аларны аулау, стерилизацияләү һәм алга таба контрольдә тоту эшен күздә тота. Шул ук вакытта сукбай этләрнең һәм мәчеләрне юк итү катгый чикләнгән. Мондый чараларны аларда дәваланмый торган авырулар ачыкланганда һәм кайбер башка очракларда гына кулланырга мөмкин.

2020 елның гыйнварыннан Россиядә сукбай этләрне һәм мәчеләрне аулауга кагылышлы хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы закон нигезләмәләре үз көченә керде. ТР Министрлар Кабинеты законны үтәү өчен яңа нормативлар чыгарды

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев