Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

2022 елда табибларның хезмәт хакы артачак

Аны 2022 елның беренче кварталында Россиянең җиде төбәгендә сынап карарга ниятлиләр.

Табибларның хезмәт хакы бердәм кагыйдәләр буенча формалаштырылачак. Ул оклад, стимуллаштыручы һәм компенсацион түләүләрдән гыйбарәт булыр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» Хезмәт һәм социаль министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, хезмәт хакының фиксацияләнгән өлеше артырга тиеш. Хөкүмәт карары проекты нигезендә, медицина хезмәткәрләренең эш хакы күләме өч күрсәткеч белән билгеләнәчәк. Алар – хезмәткә түләүнең минималь күләме (2022 елда ул 13,6 мең сум тәшкил итәчәк), катлаулылык коэффициенты (ул 1-3,13кә тигез һәм медицина хезмәткәренең нинди эш башкаруына бәйле булачак), шулай ук төбәкнең икътисади үсеш коэффициенты.

Компенсацион түләүләр сигез төрдә булачак. Моңа, мисал өчен, төнлә, шулай ук зыянлы һәм куркыныч шартларда эшләгән өчен өстәмә түләү керә. Аның күләме хезмәткәрнең эш хакы күләменең 4-60 процентын тәшкил итәчәк. Стимуллаштыручы түләүләрнең 16 төре (авыл җирендә эшләгән өчен өстәмә түләү, остазлык, онкологик авыруларны ачыклау һ.б.) тәкъдим ителә. Алар хезмәт хакының 10-60 проценты күләмендә билгеләнергә мөмкин.

Табиблар хезмәтенә түләүнең яңа тәртибен 2022 елның беренче кварталында Россиянең җиде төбәгендә сынап карарга ниятлиләр. Алга таба ул бөтен илдә гамәлгә кертеләчәк. 

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев