2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү дәвам итә
30 майга кадәр тавыш бирү барачак.
Татарстанда 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү, шулай ук Казансу елгасы һәм «Урам» экстрим-паркы үсеше стратегиясе буенча сораштыру дәвам итә.
Тавыш бирү дүрт тематик блоктан тора, беренчесе җәмәгать киңлекләренә багышланган. Иң күп тавыш җыйган парклар һәм скверлар «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк.
Ишегалды мәйданчыклары өчен тавышлар «Безнең ишегалды» республика программасын раслаганда исәпкә алыначак. Киләсе елда 200 урынга 4758 ишегалды дәгъва итә. Әлеге рейтингка кермәгәннәрне 2024 елга кадәр төзекләндерү планлаштырыла.
Сорауларның өченче блогы-Казансу елгасы үсеше стратегиясенең өстенлекләре турында.
Сораштыруның ахырында татарстанлыларга узган елның җәендә Казанда ачылган «Урам» экстрим-паркын төзекләндерү һәм үстерү буенча фикер белдерергә туры киләчәк.
Тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр берничә мәйданчыкта уза: ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, мобиль телефонда «ТР Хезмәтләре» кушымтасында һәм кайбер МФЦларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев