Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

22 АВГУСТ – ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ

22 августта илебез җәмгыятен берләштерүдә зур әһәмияткә ия бәйрәм – Россия Феде­ра­ция­сенең Дәүләт флагы көне билгеләп үте­лә.

 

Өч төсле әләм барлык барлык муниципалитетларда җилдерди, ә бәйрәмнәрдә барлык учреждениеләр биналарында күтәрелә. Өч төсле флагның законлы “авторы” булып Петр Беренче исәпләнә. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән. Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт.

Дәү­ләт флагына ихтирамлы караш Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшәүне чагылдыра! Россия Федерациясе Дәүләт флагы горур җилфердәсен!

Чыганак: http://saby-rt.ru/news/kalendar/22-avgust-dlt-flagy-kone2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев